Яңалыклар

19.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сәид Тайеб Җәүәд белән очрашты.

Очрашу барышында яклар Россия-Әфган мөнәсәбәтләре кысаларында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

19.07.2021

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың үзәк район хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасында катнашты. Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды.

17.07.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин керәшен мәдәниятенең традицион фестивале – Питрауда катнашты. Бәйрәм Мамадыш районының Җөри авылында узды.

17.07.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус инфекциясеннән вакциналар белән тәэмин итүдә өзеклекләр булдырмауны таләп итте. Ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Covid-19 таралуын профилактикалау буенча республика штабы җитәкчелегенә тиешле йөкләмә бирде.

17.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

16.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районының Биләр авылында «Сәләт» X Халыкара яшьләр белем бирү форумында катнашучылар белән очрашты. Президентны ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов озата йөрде.

16.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Нурлат районына килде. Президент урып-җыю эшләренең барышы белән танышу өчен район кырларын әйләнеп чыкты.

16.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Визиты кысаларында ул урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм яңа «Био Агро" эретмә комплексында булды.

16.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышында өч яңа проект каралды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды, утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Президент ассызыклаганча, дөньядагы эпидемиологик хәлләргә карамастан, Татарстан инвесторларны җәлеп итә һәм аларга ярдәм итә.

15.07.2021

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. Очрашу Россия Федерациясе Хөкүмәте Йортында узды.

Битләр: << 591 592 ( 593 ) 594 595 596 597 598 599 600 >>