Яңалыклар

16.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков белән очрашты.

16.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасына килде.

15.06.2021

Татарстанда Covid-19 инфекциясе артырга мөмкин. Яшьләр ешрак авырый башлады, яңа мутацияләрне дәвалау өчен дарулар икеләтә доза кирәк. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Министрлар кабинетында узган брифингта сөйләде.

15.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ю-1» торак микрорайоны нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Иннополис 2024» компаниясе генераль директоры Николай Никифоров һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов та катнашты.

«Ю-1» микрорайонында 250 мең кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла – бу уртача катлы 3 меңнән артык фатир, җир кишәрлекләре белән 55 аренда торагы, шулай ук 975 торак урынга уңайлы коливинг. Әлеге проектны гамәлгә ашыру 8,5 меңнән артык Иннополис халкын яңа уңайлы торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

15.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуында Татарстан эшкуарлары әлеге базар мөмкинлекләрен ешрак куллана алсын өчен электрон сәүдә өлкәсендә нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сүз барды.

15.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы Татарстан Республикасының кече елгаларының һәм сулыкларының экологик торышы мәсьәләләренә багышланган иде.

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышны ачып, Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан аның территориясендә урнашкан су объектларының гомуми мәйданы буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Республикада 36 меңнән артык су объекты бар, барлык территориянең 6% тан артыгы су белән капланган.

15.06.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның электрон сәүдә өлкәсенең эшкуарлар бергәлеге белән очрашуы онлайн режимында трансляцияләнәчәк.

Трансляцияне Рәсми Татарстан сайтның төп битендә сылтама буенча карарга була.

Чараның модераторы – Татарстан Республикасында Эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев.

12.06.2021

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Ингушетиянең беренче Президенты, Советлар Союзы Герое Руслан Аушевка, “Эшлекле бергәлек” эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Аббас Аббасовка һәм Россия товар җитештерүчеләр берлеге президенты Олег Сосковецка “ТАССРның 100 еллыгы” медальләрен тапшырды.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Башкортстан Республикасының Дәүләт җыены – Корылтае депутаты Александр Работяев катнашты.

12.06.2021

Бүген Казанның Җиңү паркында Татарстан Республикасыннан чакырылган интернациональ хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларга һәйкәл ачылды. Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Россия төбәкләреннән хәрби хәрәкәтләр ветераннары делегациясе, Татарстан Республикасы хәрби хәрәкәтләре ветераннары, Әфганстанда интернациональ хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары катнашты.

12.06.2021

Россия уникаль тарихи-мәдәни мираска ия. Ә иң мөһиме – халыклар бердәмлеге. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия көненә багышланган тантаналы чарада хәбәр итте.

Быел Россия көне уңаеннан тантаналар Кремль яр буенда оештырылды. Бәйрәмне Халыклар дуслыгы парадын ачып җибәрде, анда төрле милли-мәдәни автономия вәкилләре һәм Казан югары уку йортларында укучы чит ил студентлары катнашты.

Битләр: << ( 591 ) 592 593 594 595 596 597 598 599 600 >>