Минтимер Шәймиев Мәрьям Ананың Казан иконасы соборын изгеләндерү уңаеннан почта маркасына штамп сугу тантанасында катнашты

21.07.2021

Бүген Казанда Богородица монастыренең Мәрьям Ананың Казан иконасы соборын изгеләндерүгә багышланган тантаналы чара узды.

Казан ратушасында, бу чара кысаларында, Мәрьям Ананың Казан иконасы соборын изгеләндерү уңаеннан почта маркасына штамп сугу тантанасы узды.

Мәрьям Ананың Казан иконасы соборын торгызу турындагы карар 2015 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән кабул ителә. Мәрьям Ананың Казан иконасы соборын торгызу һәм Болгар ислам академиясе төзелеше, Болгар һәм Зөяне торгызу буенча тупланган тәҗрибәне исәпкә алып, “Яңарыш” республика фондына тапшырыла.

Почта маркасына штамп сугу тантанасын Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКО ның махсус илчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм Казан епархиясе викарие, Алабуга епискобы Иннокентий уздырды.

Тантана азагында “Россия почтасы” филиалы “Татарстан почтасы” директоры урынбасары Светлана Гришина штамп сугылган маркаларны сувенир кысаларда Минтимер Шәймиевкә һәм Алабуга епискобы Иннокентийга тапшырды. Почта маркаларының истәлекле нөсхәләре ТР Милли музеена һәм ТР Дәүләт архивына биреләчәк.

Тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының административ советы рәисе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты.

Тантана тәмамланганда Минтимер Шәймиев барысын да бәйрәм белән котлады.

“Без бүген тарихи көнне бүгенге бәйрәмне мәңгеләштерүче - торгызылган соборны изгеләндерү вакыйгасы белән башладык. Почта маркасына штамп сугу тантанасы зур, гомумдәүләт, бөтенроссия һәм халыкара әһәмияткә ия булган вакыйгаларга гына багышлап уздырыла.

Бүген, чынлап та, зур вакыйга, аны барлык христианнар буыннан буынга көтте. Бу проектны гамәлгә ашыруны “Яңарыш” республика фондына тапшыру безнең өчен зур горурлык булды. Кыска вакыт эчендә Фонд үзенең эшкә сәләтлелеген тарихи шәһәрләр Болгар һәм Зөяне торгызуда күрсәтте. Мин соборны торгызу проектында катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәм. Рухи хәзинәләребезне торгызу җәмгыятебездә соңгы елларда менә шундый нәтиҗәләрен бирә башлады. Бу лозунг кына түгел, бу инде чынбарлык. Без алга таба да үзебезнең мирасыбызны торгызачакбыз. Бу зур юлның башы”,- дип билгеләде ул.

Минтимер Шәймиев бөтен халыкка һәм барлык диннәрнең вәкилләренә республикада тынычлык һәм татулык өчен рәхмәт белдерде.

Алабуга епискобы Иннокентий республика җитәкчелегенә һәм “Яңарыш” республика фондына Мәрьям Ананың Казан иконасы соборын торгызу проектын уңышлы гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт белдерде.

 

 

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте