Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстанга эш визиты белән килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Валентина Матвиенко Казан Изге Ана иконасы Соборын изгеләндерүгә багышланган тантаналы чараларда катнашачак.
Шулай ук Казан Кремлендә Федерация Советы спикерының Татарстан Президенты белән эшлекле очрашуы булачак.