Рөстәм Миңнеханов Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән очрашты

21.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Путинга Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бөтен дөньяга танылган православие изге урынын торгызу белән бергә Болгар ислам академиясе төзелеше дә барды. Бу милләтара һәм конфессиональара татулыкны ныгытуның ачык мисалы булды.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген республикада традицион дини берләшмәләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Гражданнарның дини ихтыяҗларын тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган: тарихи изге урыннар торгызыла, дини белем үсә.

Исегезгә төшерәбез, Казанга визиты кысаларында Валентина Матвиенко Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерүгә багышланган тантаналы чараларда катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев