Яңалыклар

04.06.2021

Социаль-мәдәни объектларны, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

04.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикада агымдагы эпидемиология вәзгыяте һәм халыкны коронавируска каршы вакцинацияләү темплары турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

04.06.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казахстанның “Самрук-Казына” милли муллык фонды (Казахстан) вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы чаралары кысаларында узды.

04.06.2021

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Петербург халыкара икътисади форумында Татарстанның презентация стендында булды.

04.06.2021

Татарстан Республикасы стендында бүген Петербург халыкара икътисад форумы кысаларында берничә килешү имзаланды.

04.06.2021

Бүген Казан Кремлендә «Синтез» ир-атлар ватерполо клубын – 2020/2021 сезонының Россия чемпионын хөрмәтләү тантанасы булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов спортчыларны һәм команда хезмәткәрләрен җиңүләре белән котлады.

04.06.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. 

04.06.2021

Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында инвестиция климаты Илкүләм рейтингы нәтиҗәләре буенча икенче урынны алды. Беренче урында – Мәскәү.

Рейтинг нәтиҗәләре Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында хәбәр ителде.

Презентациядә Татарстаннан ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы Талия Миңнуллина катнашты.

03.06.2021

Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” һәм “Тойота Россия” компаниясе арасында 2022 елда Бөтендөнья Кышкы Олимпиадасын үткәрүгә әзерлек кысаларында партнерлык нияте турында килешү имзаланды.

03.06.2021

Бүген «КАМАЗ» үз сегментында лидер булып кала һәм экспортны системалы рәвештә киңәйтә. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин «КАМАЗ» ГАҖнең алга таба үсешенә багышланган киңәшмәдә әйтте. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов катнашты.

Битләр: << 591 592 593 594 595 ( 596 ) 597 598 599 600 >>