Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча РФ Президенты каршындагы совет утырышында катнашты

19.07.2021

Россия Президенты Владимир Путин стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча РФ Президенты каршындагы совет утырышын уздырды. Утырыш эшендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, пандемия нәтиҗәләре һәм таләпләре кайбер планнарга билгеле бер төзәтмәләр кертүне таләп итте, әмма бу стратегияне яңадан карау дигән сүз түгел. Киресенчә, хәзер хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге җаваплылыгы эш темпларын арттырудан гыйбарәт.

«Без тормышка ашыра торган Программаны 2018 елда Президент сайлаулары барышында кешеләр хуплады, шуңа күрә, һичшиксез, үтәлергә тиеш, - диде дәүләт башлыгы. - Гражданнар үзләре яшәгән территорияләрнең тизләтелгән, динамик үсешен көтәләр. Куелган бурычларны үтәү срокларын без үзгәртмибез».

Хөкүмәт тарафыннан әзерләнгән яңа инициативаларга килгәндә, алар гамәлдәгеләрен тулыландырырга тиеш, дип билгеләп үтте Владимир Путин: «Алар элек кабул ителгән карарларны гамәлдән чыгарырга түгел, ә нәкъ менә тулыландырырга, илкүләм максатларга һичшиксез ирешүне тәэмин итәргә тиеш».

Утырыш турында тулырак мәгълүмат Кремльнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.