Яңалыклар

21.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" төркеме акционерларының еллык гомуми җыелышлары нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә катнашты.

Чара видеоконференцэлемтә режимында узды, анда «ТАИФ» АҖ, «Казаноргсинтез» ГАҖ, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ җитәкчеләре катнашты.

2020 ел өчен, шулай ук 2021 елның 3 аенда компанияләр эшчәнлеге нәтиҗәләре, акционерларның еллык гомуми җыелышлары турында мәгълүмат бирелде.

21.05.2021

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Сезне олы вакыйга – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан чын йөрәктән  котлыйм.

922 елда изге Болгар җирендә бөек Аллаһ кодрәте белән татарларның борынгы бабалары ислам динен кабул иткән чордан алып халык шанлы да, катлаулы да унбер гасырлык тарихы аша күңелендә иман ныклыгын какшатмыйча саклый килә.

20.05.2021

Бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасының ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс оешмаларының 2020/2021 елның җылы бирү чорында эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

19.05.2021

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советы утырышы узды. Аны ТР Премьер-министры, Татспиртпром” АҖ Директорлар советы рәисе Алексей Песошин уздырды.

19.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы Вячеслав Шпорт белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

19.05.2021

Рәсми Татарстан сайтында «Россия һәм Үзәк Азия яңа дөнья өндәүләре алдыннан – киләчәккә уртак юл» темасына «Валдай» дискуссия клубы ачылуның һәм утырышының онлайн трансляциясе оештырылачак.

Утырыш «Валдай» халыкара дискуссия клубының (20-21 май) Үзәк Азия конференциясе кысаларында узачак.

19.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия студентлар спорт клублары ассоциациясе рәисе Елена Исинбаева белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды, анда шулай ук ТР Спорт министры Владимир Леонов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты» ЮҺБ ФДБМУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов һәм башкалар катнашты.

19.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда гамәлгә ашырылырга планлаштырылган цифрлаштыру буенча өстенлекле проектларны карау буенча комиссия утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

19.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Цифрлы трансформация буенча «Трансмашхолдинг» АҖ стратегик сессиясен ачуда катнашты.

Чара видеоконференция режимында һәм дә Иннополис шәһәре территориясендә узды.

Сессиядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Трансмашхолдинг» АҖ президенты Андрей Бокарев мөрәҗәгать итте.

18.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкент шәһәре Хәкиме Җаһонгир Артикхоҗаев җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның резиденциясендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Үзбәкстан делегациясе Казанга эш визиты белән килде. Татарстан башкаласында кунаклар иҗтимагый киңлекләр, парк зоналары һәм скверларны булдыру һәм үстерүдә, шулай ук күп фатирлы торак йортларның ишегалды территорияләрен капиталь ремонтлауда республика тәҗрибәсе белән таныштылар.

Битләр: << ( 601 ) 602 603 604 605 606 607 608 609 610 >>