Яңалыклар

18.06.2021

Медицина хезмәткәрләре бүген Казанның Оренбург тракты урамындагы 198 фатирлы торак йортта яңа фатирлар ачкычларын алдылар.

Яңа йортка күчүчеләргә ачкычларны тапшыру тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге килделәр.

18.06.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

18.06.2021

«Ел табибы» - «Ак чәчәклер» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы онлайн трансляцияләнәчәк.

Трансляцияне рәсми сайттагы сылтама буенча карарга була.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

17.06.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Үзбәкстан Республикасында 32 млн кеше яши, шуларның 1%ы татар милләтеннән, 300 меңнән артыгы Ташкент һәм Ташкент өлкәсенә туры килә – 150 мең, Бохара һәм Бохара өлкәсендә 7,5 мең ватандашыбыз яши.

16.06.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында башкаланың «TEXNOPARK» технопаркы эшчәнлеге белән танышты.

«TEXNOPARK» ҖЧҖ югары технологияле, конкуренциягә сәләтле, экспортка юнәлдерелгән һәм импортны алыштыручы җитештерүләр булдыру бурычларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән сәнәгать предприятиеләре төркеме булып тора. Хәзерге вакытта «TEXNOPARK» ҖЧҖдә 5 меңнән артык хезмәткәр эшли.

 

16.06.2021

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин экологик куркынычсызлык проблемалары буенча күчмә киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Самарада узды.

Киңәшмәне Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев уздырды. Анда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары, федераль министрлыклар һәм ведомство вәкилләре катнашты.

16.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиев белән очрашты.

Татарстан Президенты аңа Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар һәм ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

16.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, элегрәк, апрель аенда, Үзбәкстан Хөкүмәте башлыгы кушуы буенча Татарстанга Ташкент һәм Ташкент өлкәсе хәкимнәре, торак-коммуналь хезмәт күрсәтү министры килде. «Бу территорияләрне үстерүнең төп юнәлешләре буенча тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде. Нәкъ менә шундый үзара визитлар яңа практикалар алырга һәм эшлекле элемтәләрне җайга салырга мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

16.06.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан премьер-министры урынбасары, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков «Татарстан-Үзбәкстан» эшлекле форумында катнаштылар. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Ташкентка эш визиты белән килде.

16.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков белән очрашты.

Битләр: << 581 582 583 584 585 586 587 588 589 ( 590 ) >>