Рөстәм Миңнеханов Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерүдә: Татарстан башкаласы һәм безнең данлы Ватаныбыз янә үзенең төп рухи изге урыннарның берсенә әверелде

21.07.2021

Татарстан башкаласы һәм безнең данлы Ватаныбыз янә үзенең төп рухи изге урыннарның берсенә әверелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерүгә багышланган тантаналы чарада хәбәр итте. Чарада Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

Казан Изге Ана иконасы соборы 18-19 гасырлар чигендә төзелгән. 1932 елда гыйбадәтханә җимерелә. Аны торгызу буенча масштаблы эшләр 2016 елда башланды. Объектны яңадан торгызуга ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондыннан 2,7 млрд. сум акча җәлеп ителгән. Бүген соборны изгеләндерү чинын һәм литургияне Патриарх Кирилл үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә ассызыклаганча, Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү тарихи әһәмияткә ия, һәм дини изге урынны торгызуга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Аннары Татарстан Президенты чыгышы текстын китерәбез:

«Ваше Святейшество! Хөрмәтле архиерейлар! Хөрмәтле кунаклар! Кадерле дуслар! Сезне һәм барлык православие динендәгеләрне Казан Изге Ана иконасы килү көне белән чын күңелдән котлыйм.

Бу православие дөньясының һәм бөтен күп милләтле Россиянең бөек изге урыны безне бүген үзенең яңадан торгызылган соборы белән бергә җыйды.

Безгә катнашырга насыйп булган вакыйга чын-чынлап тарихи әһәмияткә ия. Нәкъ 5 ел элек без Святейший Патриарх Кирилл җитәкчелегендәге чиркәү нигезенә беренче ташны салдык. Һәм менә бүген бу мәһабәт соборда-Патриарх һәм дәрәҗәле кунаклар барында янә литургия кылына. Татарстан башкаласы һәм безнең данлы Ватаныбыз янә үзенең төп рухи изге урыннарның берсенә әверелде.

Борынгы Болгарның мөселман изге урыннарын торгызу белән беррәттән, танылган православие соборын торгызу татарстанлылар өчен хәтер һәм намус бурычы булды. Бу – тарихи гаделлекне торгызуның ачык мисалы, илдә һәм республикада үткәрелә торган диниара һәм милләтара хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән курсның ачык чагылышы.

Без Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга традицион рухиятне торгызу эшендә, безнең проектларны тормышка ашыруда шәхси ярдәме өчен чын күңелдән рәхмәтлебез.

Святеший Патриарх Кириллга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, ул бу изге эшкә фатиха бирде, Соборны яңадан торгызуга бөтен яклап ярдәм итте.

Уникаль проект «Яңарыш» фонды көче белән тормышка ашырылды. Соборны торгызуга шулай ук вакытсыз гомере өзелгән митрополит Феофан да зур өлеш кертте.

Рус Православие Чиркәве, хакимият органнары, бизнес-бергәлек вәкилләренең, төзүчеләр, реставраторлар, археологлар, фән һәм мәдәният эшлеклеләренең, барлык игелекле кешеләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге проектны уңышлы тормышка ашыруның нигезе булды.

Безнең күп милләтле илебездә күп гасырлар дәвамында төрле рухи-дини һәм мәдәни традицияләр үрелеп бара һәм үзара бәйләнештә тора. Бу – безнең уртак байлыгыбыз, безне берләштерә һәм җиңелмәс итә. Дини изге урыннарны яңадан торгызып, без үткәнне ихтирам итеп, киләчәкне дә иҗат итәбез.

1579 елда бу урында алынган Казан Изге Ана образы – Россия Дәүләтенең Держава яклавы үрнәге – православие һәм бөтен христианнар дөньясының бөек изге байлыгы, Ватаныбызның һәм бөтен кешелекнең мәдәни байлыгы булып тора. Казан Изге Ана образлары һәр чиркәүдә, барлык дин тотучыларның диярлек бар. Бөтен дөнья буенча Богородица Казан иконасы хөрмәтенә храмнар һәм монастырьләр эшли. Федераль хакимиятләр һәм Мәскәү Патриархиясе ярдәме белән без, Казан Богородица монастыреның бөтен тарихи комплексын яңадан торгызып, аны яңадан бөтенроссия һәм халыкара паломничество кылу үзәгенә әйләндерербез, дип өметләнәм.

Кадерле дуслар! Бүгенге көн, һичшиксез, һәрберебез хәтерендә калачак. Шундый катлаулы вакытта сез Татарстанга килү өчен, соборны изгеләндерүгә багышланган тантаналарда катнашу мөмкинлеген тапкан өчен шатбыз.

Сезгә чын күңелдән Россия дәүләте һәм аның күп милләтле халкы, Рус Православие Чиркәве һәм аның күп миллионлы паствасы хакына хезмәтегездә уңышлар телим.

Сезгә тынычлык, бәхет, сәламәтлек, игелек һәм иминлек телим!».

Патриарх Кирилл Татарстанда милләтара һәм конфессиональара татулыкны саклап калу буенча алып барыла торган зур эшне билгеләп үтте. «Татарстан җитәкчелегенең искиткеч роле турында әйтмичә калып булмый. Мин Минтимер Шәрип улы Шәймиевны да, Рөстәм Нургалиевич Миңнехановны да, алар белән бергә бу искиткеч соборны төзү өчен хезмәт куйган барлык кешеләрне дә рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтәсем килә. Сезнең исемнәр Казан һәм Россия тарихына гына түгел, Рус Православие Чиркәве тарихына да кертелгән. Чөнки сезнең хезмәтегез һәм ярдәмегез белән бу собор төзелде, үзара хезмәттәшлек, православие һәм мөселманнар хезмәттәшлеге моделе булдырылды. Күп милләтле Россия өчен бу бик әһәмиятле", - диде Святейшество.

Игорь Комаров Россия Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләү сүзләрен укыды. Дәүләт башлыгы, аерым алганда, православие изге урыннарының берсен – Изге Ана иконасын торгызу – дин тотучылар, паства, ата-бабалар васыять иткән рухи, әхлакый идеалларны тирәнтен укучылар өчен зур һәм озак көтелгән вакыйга, дип билгеләп үтте. «Ышанам ки, собор Казанның рухи үзәкләренең берсе булачак, Татарстанның борынгы җирендә дини изге урыннарны һәм гасырлык гореф-гадәтләрне торгызу эшенә хезмәт итәчәк", - диелә сәламләү текстында.

Валентина Матвиенко, үз чиратында, яңадан торгызылган собор, гасырлар дәвамында булган кебек, бөтен православие дөньясыннан дин тотучыларның хаҗ кылу урыны, Россиянең рухи яңарышы символларының берсе булачак, дип билгеләп үтте.

Федерация Советы спикеры чиркәүне изгеләндерү мөселман бәйрәме белән туры килүенә игътибарны юнәлтте. «Мин чын күңелдән Татарстан һәм Россия мөселманнарын шушы борынгы һәм шундый мөһим бәйрәм белән котлыйм. Мәчетләрнең мәһабәт манараларының һәм православие соборларының алтын гөмбәзләренең үзара тату күршелеге Казанны һәм Татарстанның башка шәһәрләренә аерым бер аерым аһәң бирә, мин үзенчәлекле матурлыкка ия һәм яшисе, балалар үстерәсе килә торган урын  турында әйтәм», - диде ул.

Минтимер Шәймиев үз чыгышында ассызыклаганча, Татарстанда барлык мөһим карарлар республикада булган барлык конфессияләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып кабул ителә. Шулай итеп, Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу һәм Болгар ислам академиясен төзү турындагы карар 2015 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән кабул ителде. «Бу безне сүздә генә түгел, ә күңелләрдә берләштерә. Бездә шулай. Бу кагыйдәгә әверелде һәм яхшы үрнәк булып хезмәт итә ала», - диде ул.

ТР Дәүләт Киңәшчесе шулай ук билгеләп үткәнчә, Казан Изге Ана иконасы соборын танылган белгечләр һәм экспертлар югары бәяләделәр. Минтимер Шәймиев Патриарх Кириллга проектны гамәлгә ашыруда катнашкан Мәскәү патриархиясенең чиркәү сәнгате, архитектурасы һәм реставрация буенча Экспертлар советы белгечләренә яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең хезмәттәшлек көннәр һәм төннәр буена барды. "Хезмәттәшлек" сүзен еш кына владыка Феофан да куллана иде, бүген Сез дә, Святейшество бу сүзне әйттегез. Бу безне берләштерүче сүз, күрәсең. Һәм хәзер моны владыка Кирилл лаеклы дәвам итә. Безгә әле күп эшләр башкарасы бар. Юл салынган, ул күңеленә күп динле һәм күп милләтле халыкка хас, ул үзен аклый. Бу юл беркайчан да гади булмаган, әмма бу якты юл, аның буенча бөек эшләр башкарганда булган югалтуларга карамастан барырга кирәк. Ә бездә килеп чыгачагына шик юк. Без булдырабыз – Мы можем – бездә кешеләр шулай диләр. Без бердәм булганда күп нәрсәләр эшли алабыз", - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.

 

Аннары Патриарх Кирилл Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга керткән өлеше өчен РПЧ бүләкләрен тапшырды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов I дәрәҗә Преподобный Сергий Радонежский ордены белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев I дәрәҗә Преподобный Андрей Иконописец ордены белән бүләкләнде.

Шуннан соң Патриарх Кирилл, Валентина Матвиенко, Игорь Комаров, Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм Казан мэры Илсур Метшин 2020 елның ноябрендә вафат булган Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан каберенә чәчәкләр салдылар. Владыка погребен Казан Изге Ана иконасы соборының алтаре артында җирләнгән. Каберенә таш куелган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев