Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Антти Хелантер белән агымдагы эшләрнең торышы һәм киләчәктә хезмәттәшлек турында фикер алышты.
Очрашу Петербург халыкара икътисад форумы-2021 кысаларында узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Гагаузия автономияле-территориаль берәмлеге башлыгы Ирина Влах үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы-2021 кысаларында узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Нидерландиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хиллес Плухны “Россия - Ислам дөньясы” XII Халыкара икътисади саммитына (2021 елның 28-30 июлендә узачак) чакырды.
Алексей аесошин һәм Хиллес Плух очрашуы Петербург халыкара икътисад форумы-2021 кысаларында узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Израильнең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Бен Цви белән очрашты.
Очрашу Санкт-Петербург Халыкара икътисади форум кысаларында узды.
Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Чаллы шәһәренә эш сәфәренә килде.
«Бигеш» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның кадрлар резервының яңа составы белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов кадрлар резервында катнашучыларны котлады һәм республикада идарәче кадрларны сайлап алуга һәм әзерләүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында "Haier" смарт-заводы нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты.
Haier Кытай корпорациясе – Россиядә эшләүче иң эре инвесторларның берсе. Татарстан территориясендә Акыллы завод төзү турындагы меморандум 2019 елда Россия һәм Кытай дәүләтләре башлыклары катнашында имзаланды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Санкт-Петербургка эшлекле очрашуга килде.
Төп максаты - Петербург халыкара икътисад форумында катнашу.
Җәйге сезонда “Ял көннәрендә 1001 рәхәтлек” программасы буенча туристларны Татарстанның 10 районы кабул итәчәк.
Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов UenFest Татарстан халыкларының традицион уеннары республика фестивалендә булды.
Фестиваль «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә уза һәм 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышланган.