Татарстан Президенты Корбан гаете намазында катнашты

20.07.2021

Бүген Казанның Галиев мәчетендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете намазында катнашты. Чара бөтен санитар-эпидемиологик чараларны үтәгән килеш гамәлгә ашырылды. «ТНВ» телеканалы турыдан-туры трансляция алып барды.

Намаз алдыннан Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бәйрәм котлавын укыды, шуннан соң мөселманнарга хөтбә белән мөрәҗәгать итте. Мөфти Корбан гаете барлыкка килү тарихы һәм корбан чалуның тирән мәгънәсе турында сөйләде, мөселманнарны бердәмлеккә һәм үзара аңлашуга чакырды.  

Шулай ук Камил Сәмыйгуллин гаилә кыйммәтләрен, милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калу, балаларны рухи тәрбияләү мөһимлеген билгеләп үтте. 

Аннары гает намазы кылынды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.