Татарстанга Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл килде.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы Соборын изгеләндерү тантанасы уза. Тантаналы гыйбадәтне Патриарх Кирилл җитәкләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл очрашты.
Шулай ук Казанга визит кысаларында Патриарх Кирилл Татарстан Президенты белән очрашачак.