Яңалыклар

06.06.2021

Кадерле татарстанлылар!

Сезне Россия Федерациясендә унынчы ел рәттән дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә торган Халыкара рус теле көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм!

Бу тантана хаклы рәвештә даһи шәхес һәм ватанпәрвәр, «рус шигъриятенең кояшы», һәрберебезгә балачактан яхшы таныш булган Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә уздырыла

05.06.2021

Бүген борынгы Болгар шәһәре территориясендә ел саен үткәрелә торган «Изге Болгар җыены» бәйрәме узды. Ачылыш тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

05.06.2021

Бүген «Изге Болгар җыены» бәйрәме кысаларында Болгар ислам академиясе мәйданында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Россиянең үзәкләштерелгән дини берләшмәләр вәкилләре катнашты.

04.06.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин XXIV Петербург халыкара икътисад форумының пленар утырышында катнашты.

Искә төшерәбез, Петербург халыкара икътисад форумында Татарстаннан Алексей Песошин җитәкчелегендә делегация эшли.

04.06.2021

Агымдагы елның 4 аенда барлык категория хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме, якынча бәяләүләр буенча, 63,7 млрд. сум тәшкил итте, узган елга карата чагыштырма бәяләрдә – 100,1%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

04.06.2021

Социаль-мәдәни объектларны, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

04.06.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикада агымдагы эпидемиология вәзгыяте һәм халыкны коронавируска каршы вакцинацияләү темплары турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

04.06.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казахстанның “Самрук-Казына” милли муллык фонды (Казахстан) вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы чаралары кысаларында узды.

04.06.2021

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Петербург халыкара икътисади форумында Татарстанның презентация стендында булды.

04.06.2021

Татарстан Республикасы стендында бүген Петербург халыкара икътисад форумы кысаларында берничә килешү имзаланды.

Битләр: << 591 592 593 594 ( 595 ) 596 597 598 599 600 >>