Яңалыклар

03.10.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Газпромбанкның беренче вице-президенты Павел Бруссер белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан ягыннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.

02.10.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабуга Политех»ның яңа штаб-квартирасын ачуда катнашты. Тантанада шулай ук ВТБ банкы идарәсе президенты – рәисе Андрей Костин һәм РФ Финанс министры урынбасары Ирина Окладникова катнашты.

01.10.2023

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин өлкән буын кешеләрен Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

30.09.2023

Бүген Чаллыда Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов барлык тармак хезмәткәрләрен Машина төзүчеләр көне белән котлады.

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда Машина төзүчеләр көненә багышланган чаралар уза.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та Автошәһәрдә эш сәфәрендә.

30.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Төп максаты - Машина төзүчеләр көне уңаеннан уздырылган чараларда катнашу.

Тантаналы чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов техник спорт төрләре мотодром-стадионында булды. Моннан тыш, Татарстан Рәисе Татарстан Республикасы предприятиеләренең машина төзелеше продукциясе экспозициясе белән танышты.

Тантаналар концерт-театральләштерелгән пролог белән ачылып китте.Чарада Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һ.б. катнаша.

30.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Төп максаты - Машина төзүчеләр көне уңаеннан уздырылган чараларда катнашу.

Тантаналы чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов республиканың Тукай районындагы техник спорт төрләре мотодром-стадионында булды.

30.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Машина төзүчеләр көненә әзерләнгән махсус күргәзмә экспонатлары белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов автоградка эш сәфәре кыла.

30.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә кырларда урып-җыю эшләренең темплары турында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

30.09.2023

30 сентябрьгә республикада 2 млн 884 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 93%ы. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

30.09.2023

Октябрь башы мөһим даталарга бай - Өлкәннәр көне (1 октябрь) һәм Бөтендөнья укытучы көне (5 октябрь). Бу чараларны югары дәрәҗәдә оештырып уздырырга кирәк, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Битләр: << 301 302 303 304 305 306 307 ( 308 ) 309 310 >>