Яңалыклар

30.09.2023

Илебезнең яңа төбәкләрендә яшәүчеләр Россия белән бергә булу хокукын батырларча яклыйлар. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, бүген илебездә Донецк һәм Луганск халык республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә.

29.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әфганстанның Тышкы эшләр министры вазыйфаларын башкаручы Әмир-Хан Моттаки белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Әмир-Хан Моттаки Әфганстан буенча Мәскәү консультацияләр форматының 5 нче утырышында (Казан ратушасы) катнашу өчен Казанга килгән.

29.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Паван Капур белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Исегезгә төшерәбез, Илче Әфганстан буенча консультацияләрнең Мәскәү форматындагы 5 нче утырышында катнашу өчен Казанга килгән.

29.09.2023

Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәхмәт Самсарга Татарстан белән сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар партнерлыкны үстерүгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Бүген Казанда (Казан Кремле) Татарстан Рәисе һәм Илче әфәнде очрашты. Исегезгә төшерәбез, Мәхмәт Самсар Әфганстан буенча Мәскәү консультацияләр форматының 5 нче утырышында катнашу өчен Казанга килгән.

29.09.2023

Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәүнең Әфганстан буенча консультацияләр форматындагы V утырышында катнашучыларга сәламләү юллады. Ул чарада шәхсән катнашырга тиеш иде, ләкин берничә сәбәп аркасында бүген иртән Казанда була алмады.

Утырышта РФ Президентының Әфганстан буенча махсус вәкиле, Тышкы эшләр министрлыгының Азиянең икенче департаменты директоры Замир Кабулов сәламләү сүзләрен укыды.

Исегезгә төшерәбез, утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

29.09.2023

Бүген Казанда Әфганстан буенча Мәскәү консультацияләр форматының 5 нче утырышы уза.

Казан Ратушасы консультацияләр өчен мәйданчык булды.

Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров исеменнән сәламләүне утырышта РФ Президентының Әфганстан буенча махсус вәкиле, Тышкы эшләр министрлыгының Азиянең икенче департаменты директоры Замир Кабулов укыды.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

29.09.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов бу көннәрдә Татарстан башкаласында уза торган Казан халыкара юридик форумында катнашты. Модератор һәм «Челтәрдә көч куллану: яңа чакырулар һәм квалификация проблемалары» сессиясендә катнашучылар белән бергә ул цифрлы агрессияне кисәтү, яклау һәм аңа каршы тору чаралары турында фикер алышты. Дискуссия КФУның юридик факультеты мәйданчыгында узды һәм студентларны – булачак юристларны җыйды.

28.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы Советының яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре буенча утырышында катнашты.

28.09.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пермьгә эш сәфәре кысаларында Идел буе федераль округы Советы утырышында катнашты. Яшьләр сәясәте мәсьәләләренә багышланган чара РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә узды.

28.09.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пермь шәһәренә эш сәфәренә дип килде.

Битләр: << 301 302 303 304 305 306 307 308 ( 309 ) 310 >>