Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Газпромбанкның беренче вице-президенты Павел Бруссер белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан ягыннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.
Киләчәктә үзара хезмәттәшлек һәм төбәк территориясендә берничә проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде. Аерым алганда, автомобиль юлларын төзү һәм эксплуатацияләү проектлары, башка инвестиция проектлары турында фикер алыштылар.
Искәртәбез, быел сентябрь аенда Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Бруссер Көнчыгыш икътисадый форумда банкның Татарстан Республикасында дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында инфраструктура проектларын финанслауда катнашуы турында фикер алышканнар иде.