Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов: Татарстанда яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү, яшь кадрлар әзерләү өчен күп нәрсә эшләнә

30.09.2023

Бүген Чаллыда Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов барлык тармак хезмәткәрләрен Машина төзүчеләр көне белән котлады.

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда Машина төзүчеләр көненә багышланган чаралар уза.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та Автошәһәрдә эш сәфәрендә.

Альберт Кәримов Чаллының «Орган залында» чыгыш ясаганда билгеләп үткәнчә, машина төзелеше предприятиеләре 2022 елда кыска вакыт эчендә үз эшләрен һәм хезмәткә карашларын үзгәртә алуларын исбатладылар.

"Мин сезне Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котларга теләр идем, чөнки туган җиреңнең энергиясен физик яктан тою, дуслар һәм иптәшләр арасында булу һәм машина төзелеше икътисадның иң югары ноктасы булган Татарстанда булу икеләтә рәхәт һәм хөрмәтле", - диде Альберт Кәримов.

"Машина төзелеше предприятиеләре, узган ел җитди кыенлыкларга очрагач, кыска вакыт эчендә үз эшләрен, хезмәткә карашларын, компонентлар агымын тулысынча үзгәртә алуларын исбатладылар», - дип өстәде Альберт Кәримов.

"Бүген машина төзелеше предприятиеләре яңа чакырулар һәм яңа проблемалар белән очраша, әмма безнең алда кешеләрне эшкә урнаштыру һәм продукцияне сату мәсьәләсе тормый. Күпчелек предприятиеләр өчен киресенчә, хезмәт кадрларын җәлеп итү, җитештерү куәтләрен киңәйтү, чыгару күләмен арттыру, тар урыннарны үтеп чыга белү мәсьәләсе төп мәсьәлә булып тора. Татарстан Республикасында да яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү, яшь кадрлар әзерләү һәм аларны эшкә, производствога җәлеп итү өчен күп эш башкарыла. Шуның аркасында һәм республикада барлыкка килгән атмосфера, заманча инфраструктура ярдәмендә меңләгән хезмәт коллективлары теләсә нинди катлаулы проблемаларны җиңә алачагына ышаныч бар», - диде Альберт Кәримов.

Машина төзүчеләр көне кысаларында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе"АҖ генераль директоры Ренат Мистаховка «Мактаулы судно төзүче» исеменә таныклык һәм күкрәк тамгасы тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.