30 сентябрьгә республикада 2 млн 884 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 93%ы. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Коммерциячел торак төзүчеләр гомуми мәйданы 1 млн 150 мең кв. метр булган 143 күп фатирлы йорт тапшырган. Бу - еллык планлаштырылган күрсәткечләрнең 80,5 проценты.
Быел социаль ипотека программасы 81%ка үтәлгән. 130,4 мең кв. метрлык 35 йорт әзер.
Шәхси торак төзелеше ягыннан еллык план 6 процентка арттырып үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 604 мең кв. м тәшкил итә.
Торак төзелешенә ярдәм итүгә ике федераль программа җибәрелгән. "Торак" федераль проекты кысаларында
26 объект, гомуми башкару 58% тәшкил итә. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча компакт торак 7 мәйданчыкта төзелә. Аларның берсе Саба районында эшләнеп бетеп килә, аның үтәлеше 90% тәшкил итә.
"Мәгариф" өлкәсендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында Казанның 59 нчы кварталында балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Аның буенча башкару 76% тәшкил итә.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә 53 ФАП төзелеше буенча эш күләме 98%ка үтәлгән. Шуларның 6сы эштә кала. Бу атнада Кайбыч районында эшләр төгәлләнгән. 4 поликлиника төзү буенча эшләр 88%ка башкарылган. Хәзер подрядчыларда Казанда 2 объект кала.
Ике программа «Мәдәният» тармагында тормышка ашырыла. Аларга әзерлеге 91% дип бәяләнгән 12 объект кертелгән. 7 учреждение төзелеше һәм реконструкциясе дәвам итә. Агымдагы атнада Буада район мәдәният йортын реконструкцияләү төгәлләнгән.
«Экология» илкүләм проекты буенча Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (башкару - 67%), Казанда ләм кырларын рекультивацияләү (54,5%), Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрне демонтажлау (85,5%) һәм Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү (81%) алып барыла.
«Табигый ресурсларны яңадан җитештерү һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында Куйбышев сусаклагычының Кама Тамагы бистәсе янындагы ярларын ныгыту дәвам итә. Хәзерге вакытта башкару 90% тәшкил итә.
Җәмәгать киңлекләре өч программа кысаларында төзекләндерелә. 68 объектның 48ен подрядчылар эшли. Алар буенча башкару 85% дип бәяләнә. Агымдагы атнада Әгерҗе, Кайбыч, Аксубай һәм Тукай районнарында 4 объектта эшләр тәмамланган.
Кайбер объектлар республика программалары буенча төзелә. Бу 4 ябык футбол манежының 2се әзерлек 95% тәшкил итә. Бу атнада Актаныш авылында объект төзелеше тәмамланган. Алты балалар сәламәтләндерү лагере буенча эшләр 79%ка башкарылган.
Эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча инженерлык челтәрләрен модернизацияләү буенча эш күләме 99%ка җиткән. 115 объектның 14е эшләнә. Узган 2 атна эчендә 6 муниципалитетта эшләр тәмамланган.
Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү буенча Спас районында 33 объектның берсе генә эшләнеп бетмәгән. Аның буенча башкару 40% тәшкил итә.
Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча 97% башкарылган. 11 объектның 2се Саба һәм Биектау районнарында эшләнә. Бу атнада Кайбыч районында эшләр төгәлләнгән.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү»дәүләт программасы кысаларында челтәрләр төзү буенча эшләр дәвам итә. 9 объект буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 48% тәшкил итә.
«Чиста су» федераль проекты буенча Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә су әзерләү станциясен төзү буенча эшләр алып барыла.(эшләр күләме 92 процент тәшкил итә), Тукай районы Суровка һәм Новотроицкое авылларында су белән тәэмин итү челтәрләре (93 процент) һәм ике еллык программа объекты Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы 98 процентка үтәлгән.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең яңа федераль программасы буенча бүгенге көндә 30 объект буенча эшләр 83% тәшкил итә. Агымдагы атнада Казанда, Чаллыда һәм Зәй районында 4 объектта эшләр төгәлләнгән.
Төзелә торган объектларда тикшерүләр өзлексез алып барыла. Гыйнвардан башлап үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 1 мең 829 тикшерү үткәргән. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 949 тикшерү. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларга 352 тапкыр чыккан.
Объектларны кышкы чорга әзерләү тәмамлануга якынлаша. Социаль объектлардан тыш, бу атнада барлык күп фатирлы йортлар әзерлекләрен тәмамлаганнар - аларга әзерлек паспортлары алынган. Көннәр җылы булуга карамастан, 35 муниципаль берәмлек җылы бирү сезонын башлау турында карар кабул иткән һәм социаль объектларга һәм торак йортларга җылылык җибәрә башлаган. Бүгенге көндә 1 мең 19 котельная эшли башлаган - 32%. 881 күп фатирлы йорт (11%), 535 сәламәтлек саклау объекты (27%), 978 мәгариф объекты (30%), 378 мәдәният объекты (20%), 61 спорт һәм яшьләр объекты (17%) һәм 55 социаль яклау объекты (33%) җылытыла инде.