Яңалыклар

10.10.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә берничә объектта булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, Рәис ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин озата йөрде.

10.10.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ЦУМ бинасын карады, анда халык-сәнгать кәсепләре һәм осталары үзәген урнаштыру планлаштырыла.

09.10.2023

Бүген Татарстан Республикасының яңа прокуроры Альберт Суяргуловны ведомство коллективына тәкъдим иттеләр. Яңа прокурорны тәкъдим итүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

09.10.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ТР Рәисе Юлламасын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Комплекслы гамәлләр планын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.

Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

09.10.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков белән очрашты.Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Алексей Песошинның эш кабинетында узды.

08.10.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар Әмире шәйх Тамим бин Хәмәд Әл Тани белән очрашты.

07.10.2023

Авыл хуҗалыгы - республика икътисадының төп тармакларының берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Киңәшмә барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

07.10.2023

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча ел башыннан гражданнардан 6984 мөрәҗәгать килгән, шул исәптән соңгы ике атнада – 224 мөрәҗәгать. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова шундый мәгълүмат китерде.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

07.10.2023

Татарстан Республикасында, агымдагы җылы һава торышына карамастан, барлык 45 муниципаль берәмлектә җылы бирү башлану турында карар кабул иткәннәр һәм социаль объектларга һәм торак йортларга җылылык җибәрә башлаганнар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында  үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

07.10.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын, инженерлык инфраструктурасын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары турында хәбәр итте.

Татарстан рсепубликасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: << 301 302 303 304 ( 305 ) 306 307 308 309 310 >>