Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Төп максаты - Машина төзүчеләр көне уңаеннан уздырылган чараларда катнашу.
Тантаналы чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов республиканың Тукай районындагы техник спорт төрләре мотодром-стадионында булды.
Объект 2020 елда эшли башлаган. Бу - Россиядә мотоцикл спорты белән шөгыльләнү өчен трассалар, зур территория һәм үсеш алган инфраструктураны үз эченә алган бердәнбер техник спорт төрләре стадионы.
Әлеге спорт объектының төп максаты - балаларны һәм яшүсмерләрне мотокросска сыйфатлы өйрәтү һәм мотокросс буенча ярышлар һәм чемпионатлар үткәрү.
Стадион базасында мотомәктәп ачылган. Проект балалар һәм яшүсмерләрне техник спорт төрләренә җәлеп итә һәм һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында булачак инженерларны һәм белгечләрне тәрбияли. Мотомәктәп тәрбияләнүчеләре Уфа, Тольятти, Ульяновск, Волжск, Пенза, Мәскәү, Воткинск, Самара, Беково, Волжск, Санкт-Петербургка җыелуларга һәм ярышларга, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә ярышларга йөриләр.
Шулай ук биредә мотоклуб ачылган (балалар мотокросы, өлкәннәр мотокросы, хатын-кызлар мотокросы һ.б. юнәлешләр буенча дәресләр үткәрелә).