Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Приморье краенда эш сәфәрендә. Республика делегациясе Көнчыгыш икътисадый форумында катнаша.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «КМПО» заводының элеккеге генераль директоры Александр Павлов белән хушлашу чарасында катнашты. Мәрәсим чарасы Ленин исемендәге МЯКда узды.
Бүген XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивален оештыручылар һәм жюри әгъзалары утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары. фестивалне оештыру комитеты рәисе Васил Шәйхразыев үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия экологик операторы» башлыгы Денис Буцаев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Республикада сәнәгать җитештерүе индексы 7 ай нәтиҗәсе буенча 103,8% тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстан Рәисе үткәргән республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектларны һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Kazan Digital Week - 2023 халыкара форумын уздыруга әзерлек барышы турында ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов РТ Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә берничә йөкләмә бирде.
Республиканың финанс органнарында профессионалларның берләшкән командасы эшли. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Финансист көненә багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантана Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Югославия һәм Сербия кинорежиссеры, кино актеры Әмир Кустурица һәм «Ленфильм» киностудиясе Директорлар советы рәисе, продюсер, режиссер һәм актер Федор Бондарчук белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.