Яңалыклар

12.10.2023

Бүген Казанда Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр Вознесение трактының яңа участогын ачу тантанасы булды.

Татарстан Республикасында, Архангельск һәм Свердловск өлкәләрендә автомобиль юллары һәм юл объектлары участокларын ачу «Юл-2023» юллар хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренең бөтенроссия съезды кысаларында видеоконференцэлемтә режимында узды.

Чарада Россия Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге, Федераль юл агентлыгы (Росавтодор), федерация субъектлары вәкилләре катнашты.

12.10.2023

Иң мөһим бурычларның берсе – авыл халкының тормышын иң заманча стандартларга туры китерү. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.

Тантаналар «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.

12.10.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Советның уртак утырышын һәм Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларының чираттан тыш гомуми җыелышын уздырды. Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты.

12.10.2023

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Россия Федерациясендә Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы (штабы) утырышын уздырды, анда илкүләм һәм федераль проектларны гамәлгә ашыру барышы каралды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

11.10.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Газпромбанк идарәсе рәисе Андрей Акимов һәм кредит оешмасы җитәкчелегенең башка вәкилләре белән очрашты.

11.10.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия энергетика атналыгы» халыкара форумының пленар утырышында катнашты.

Форум «Манеж» үзәк зонасы (Мәскәү) мәйданчыгында уза.

 

11.10.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак белән Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында очрашты.

Очрашу «Россия энергетика атналыгы» («Манеж» ҮКЗ) халыкара форумы кырларында узды.

11.10.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Россия энергетика атналыгы» халыкара форумы чараларында катнаша.Форум "Манеж" ҮКЗ мәйданчыгында уза.

«Россия энергетика атналыгы» халыкара форумы 2023 елның 11-13 октябрендә узачак һәм заманча ягулык-энергетика комплексы үсешенең актуаль тенденцияләрен тикшерү өчен төп халыкара мәйданчыкларның берсе булып тора. Чара традицион рәвештә иң югары дәрәҗәдә энергетика тармагының эре компанияләре җитәкчеләре катнашында уза. Форумны оештыручылар - Росконгресс Фонды, Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы.

11.10.2023

Татарстанның эчке су юлларының озынлыгы 1 мең километрдан артык, республикада социаль әһәмиятле елга пассажир маршрутлары челтәре сакланып калган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Транспорт министрлыгында узган киңәшмәдә белдерде. Киңәшмә Россия Федерациясенең эчке су юллары буенча пассажирлар йөртүнең торышына һәм үсешенә багышланды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Транспорт министры Виталий Савельев үткәрде.

10.10.2023

Быел җәй көнне балаларны савыктыру лагерьларында Татарстаннан якынча 148 мең бала ял иткән, бу билгеләнгән планның 91%ын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

Битләр: << 301 302 303 ( 304 ) 305 306 307 308 309 310 >>