Яңалыклар

28.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

27.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанның Бәйсезлек көне уңаеннан уздырылган чараларда катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Ашхабадка тантаналарга  гадәттәгечә Татарстан Рәисе һәм Төркмәнстанда зур проектларны гамәлгә ашыручы компанияләр җитәкчеләре килде. Алар белән Төркмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдов һәм Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов очрашты.

27.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәме - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан үткәрелгән чараларда катнаша.

Иртән Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Болгар ислам академиясендә булдылар.

26.09.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан җитәкчелеге чакыруы буенча Аркадаг шәһәренә эш сәфәренә килде. 

26.09.2023

Татарстанда 34 эре кошчылык предприятиесенең өчесе генә биологик яклауга ия. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.

25.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашты. Очрашу Казахстан Республикасы Президенты резиденциясендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Астанада "ИННОПРОМ.Казахстан" халыкара күргәзмәсе эшендә катнашу өчен эш сәфәрендә.

 

25.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Яңа заманның сәнәгать стратегияләре» темасына пленар сессиядә катнашты. Чара "ИННОПРОМ. Казахстан" халыкара күргәзмәсе  һәм Астандагы эшлекле форум кысаларында уза.

25.09.2023

"ИННОПРОМ. Казахстан" халыкара сәнәгать күргәзмәсе Астана шәһәрендә ачылды.

12 мең квадрат метрдан артык мәйданда өстенлекле проектларны һәм юнәлешләрне Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Казахстанның Индустрия һәм инфраструктура үсеше министрлыгы тәкъдим итәчәк. Ике илнең алдынгы сәнәгать һәм инновацион компанияләренең үз экспозицияләре бар. Күргәзмәне ЕАЭС илләреннән милли экспозицияләр һәм компанияләр тулыландыра.

Татарстан Республикасыннан "ИННОПРОМ. Казахстан"да Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Казахстанга килде.

24.09.2023

Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәренә килде, анда иртәгә «ИННОПРОМ. Казахстан" халыкара сәнәгать күргәзмәсе ачылачак. 

Иртәгә, 25 сентябрьдә, Рөстәм Миңнеханов «Яңа заманның сәнәгать стратегияләре» темасына эшлекле форумның пленар сессиясендә чыгыш ясаячак.

24.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Тикшерү комитеты Рәисе урынбасары юстиция генерал-лейтенанты Александр Клаус Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Бөтенроссия спартакиадасын ябу тантанасында катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, чара Казанда «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза.

Битләр: << 301 302 303 304 305 306 307 308 309 ( 310 ) >>