Татарстанның фәнни-мәгариф комплексының әйдәп баручы оешмалары илнең фәнни-технологик үсешенең барлык стратегик инициативаларында катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Планетаның сыек углеводород запасларын нәтиҗәле үзләштерү» дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкнең халыкара Күзәтүчеләр советы утырышында белдерде. Чара КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә узды.
Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре гектарыннан уртача 25,8 центнер уңыш белән 3 млн 662 мең тонна ашлык җыйган. Узган ел уңыш 36,9 ц/га җиткән булган. Бу хакта Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин белән бергә, Киров дамбасы буендагы территорияне карады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты каршындагы күп функцияле стоматология поликлиникасында булды (Копылов ур., 4А).
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья сәүдә оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең Даими вәкиле Дмитрий Лякишев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Дүшәнбедә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Дүшәнбедә эш сәфәрендә.
Татастан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Н.В. Лемаев ис. "Бигеш" халыкара аэропортының яңа терминалын ачу тантанасында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нефтьче көне уңаеннан уздырылган тантанада катнашты.
Чаралар традицион рәвештә Әлмәттә, шәһәр үзәгендәге Ленин мәйданында узды.
Тантанада катнашу өчен нефть тармагы ветераннары, НГЧИ хезмәткәрләре, Татарстанның нефть башкаласының шәһәр кешеләре һәм кунаклары чакырылган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш сәфәренә килде.
Эш сәфәренең төп максаты - Нефтьчеләр көненә багышланган чараларда катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск - Әлмәт юлы төзелешенең барышы белән танышты.