Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә кырларда урып-җыю эшләренең темплары турында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Басуларда урып-җыю эшләре дәвам итә. 70 мең гектар көнбагыш, 26 мең гектар шикәр чөгендере, 35 мең гектар кукуруз җыеп алыначак, шуларның 20 мең гектары ашлыкка суктырылачак. Шулай ук 1,4 мең гектарда бәрәңге һәм 854 гектарда яшелчә җыярга кирәк.
Бүгенге көндә шикәр чөгендере мәйданнарының яртысы казылган. 846 мең тонна тамыр азык җыелган. Республика буенча уртача уңыш 327 ц/га. Республикада 66 чөгендер җыю техникасы бар, шуларның 59ы - югары җитештерүчән үзйөрешле комбайннар. Уңай һава шартларында шикәр чөгендерен җыюны 25 көндә тәмамларга мөмкин.
Шикәр заводларында 250 мең тонна чөгендер эшкәртелгән. 38,6 мең тонна шикәр җитештерелгән.
Бәрәңге казу планлы бара. Бүгенге көндә 3,5 мең гектар мәйданның 72%ы казылган. 92,5 мең тонна бәрәңге тупланган, уртача уңыш 258 ц/га.
Быел һава шартлары көзге культураларны оптималь срокларда чәчүне тәмамларга мөмкинлек бирде. Планлаштырылган 526 мең гектарда 550 мең гектар чәчелгән, ягъни планга карата 105%. Әмма көзге культураларны чәчкәндә, сөрү катламында продуктив дым юк диярлек. Министр билгеләп үткәнчә, мондый корылык чорында көзге культураларның үсү потенциалын саклап калу өчен, нигездә, микроэлементлар белән бергә сыек ашламалар һәм яфраклы азык белән эшләргә киңәш ителә.
29 сентябрьгә республикада 1 шартлы терлек башына 24,3 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Узган елгы калдыкларны исәпкә алып, азык белән тәэмин ителеш 35 ц. а. берәмлек тәшкил итәчәк. бу азык күләме киләсе уңышка кадәр җитәчәк.