Яңалыклар

24.09.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм – Машина төзүчеләр көне белән котлады. Ул үзенең белемнәрен һәм кыйммәтле тәҗрибәсен яшь буынга саклык белән тапшыручы ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре җиткерде.

24.09.2023

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин эшчеләрнең һәм профессионалларның меңләгән армиясен Һөнәр берлекләре көне белән котлады.

"Татарстан Республикасында һөнәр берлекләре гасырдан артык үсеш тарихына ия һәм бүген илдә социаль-икътисадый һәм хезмәт хокукларын һәм хезмәт ияләренең мәнфәгатьләрен яклаучы иң массакүләм иҗтимагый оешмаларның берсе булып кала", диелә котлау текстында.

23.09.2023

Социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны ремонтлау программалары тәмамлануга якынлаша. Подрядчылар атна саен яңа объектларны тапшыралар. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

23.09.2023

Машина төзелеше комплексы Татарстан Республикасы икътисадының мөһим өлеше булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Иртәгә, 24 сентябрьдә, Россиядә Машина төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Рөстәм Миңнеханов тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

23.09.2023

Kazan Digital Week цифрлы үсеш өлкәсендә нәтиҗәле һәм кирәкле мәйданчык булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

23.09.2023

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны грипп һәм ОРВИ авыруларын кисәтү максатыннан профилактика чараларын үтәргә чакырды.

22.09.2023

Kazan Digital Week форумының йомгаклау көнендә «Яңа шартларда дәүләтнең технологик суверенитеты» түгәрәк өстәле узды, аның модераторы - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов булды.

22.09.2023

Бүген төштән соң  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаос халык-революцион партиясе Үзәк Комитетының халыкара бүлеге мөдире Тхонгсаван Фомвихан әфәнде белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Хезмәттәшлекне үстерү һәм элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре тикшерелде.

22.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов FAW Jiefang Automobile (Кытай) компаниясе делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

22.09.2023

Чарада РФ Цифрлы үсеш министры Мәкъсүт Шадаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты, Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов һәм башкалар катнашты.

Битләр: << ( 311 ) 312 313 314 315 316 317 318 319 320 >>