Рөстәм Миңнеханов «Алабуга Политех»ның яңа штаб-квартиасын ачуда катнашты

02.10.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабуга Политех»ның яңа штаб-квартирасын ачуда катнашты. Тантанада шулай ук ВТБ банкы идарәсе президенты – рәисе Андрей Костин һәм РФ Финанс министры урынбасары Ирина Окладникова катнашты.

Комплекс «Алабуга» МИЗ хезмәткәрләрен һәм «Алабуга Политех» мәгариф үзәге студентларын арендага торак, мәгариф, офис һәм спорт инфраструктурасы белән тәэмин итү максатыннан төзелгән.

Кунаклар штаб-квартира биналарын карап чыктылар һәм аның мөмкинлекләре белән таныштылар. Комплекста 706 фатир урнашкан. Объект 2 мең кешегә исәпләнгән. Эшләү һәм ял итү зоналарыннан тыш, биредә аудиторияләр, спорт залы, балалар өчен уен бүлмәләре, матурлык салоны, сөйләшүләр бүлмәләре, күренекле шәхесләр скульптуралары экспозициясе һәм башка киңлекләр урнашкан.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов, Андрей Костин һәм Ирина Окладникова «Алабуга» МИЗ үсешенең 25 елга перспективалы планына кул куйдылар.
Аннары делегацияләр махсус икътисадый зонада эшләнгән Business Cats уенын тәкъдим иттеләр. Бизнес-симуляция яшүсмерләрдә эшкуарлык сәләтләрен һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә мөмкинлек бирә.

Аннары Татарстан Рәисе һәм башка кунаклар «Алабуга Политех» мәгариф үзәгендә булдылар, аның максатчан куәте елына 10 мең кеше. Студентлар дуаль укыту программасы турында сөйләделәр, аның кысаларында укучылар көннең беренче яртысында «Алабуга» МИЗ резидент-заводларының иң яхшы инженерлары остазы кул астында заманча җайланмаларда белем алалар, ә икенче яртысында урта махсус белем бирү учреждениеләрендә фәннәрне өйрәнәләр. Шул ук вакытта алар компаниянең профильле бүлекчәләрендә стажировка үтәләр. Укуны тәмамлагач, чыгарылыш укучылары югары квалификацияле һәм кирәкле белгечләр булалар.

Шулай ук визит кысаларында кунакларга махсус икътисадый зона буенча  экскурсия үткәрелде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.