Рөстәм Миңнеханов Машина төзүчеләр көне уңаеннан уздырылган тантаналарда: Безнең республика – илнең иң эре машина төзү үзәге

30.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Төп максаты - Машина төзүчеләр көне уңаеннан уздырылган чараларда катнашу.

Тантаналы чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов техник спорт төрләре мотодром-стадионында булды. Моннан тыш, Татарстан Рәисе Татарстан Республикасы предприятиеләренең машина төзелеше продукциясе экспозициясе белән танышты.

Тантаналар концерт-театральләштерелгән пролог белән ачылып китте.Чарада Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һ.б. катнаша.

Татарстан Рәисе, сәхнәгә чыгып, Татарстан машина төзелеше комплексының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Безнең республика – илнең иң эре машина төзелеше үзәге, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бездә тармакның якынча 4 мең предприятиесе бар, аларда 124 мең кеше эшли. Бүгенге көндә предприятиеләрнең хезмәт коллективлары санкцияләр басымы шартларында куелган бурычларны лаеклы хәл итәләр, яңа эшләнмәләр кертәләр һәм җитештерелгән продукция күләмен арттыралар. Без ил Президенты Владимир Путинга һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә даими ярдәмнәре өчен рәхмәтле. Татарстан Республикасы да безнең предприятиеләргә кирәкле ярдәм күрсәтә". 

Нәтиҗәдә, быелның 8 ае йомгаклары буенча машина төзелешендә төяп җибәрелгән продукция күләме 650 млрд сумнан артып киткән.

Әйтик, Татарстан машина төзүчеләре тарафыннан 32 мең йөк автомобиле, 1 800 берәмлек авыл хуҗалыгы һәм юл-төзелеш махсус техникасы, 750 мең суыткыч җитештерелгән. Бу саннарның һәрберсе – заводта эшләүчеләрнең көндәлек хезмәте, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

"Бүген ОСКның республика предприятиеләре махсус хәрби операциянең максатларын һәм бурычларын үтәүне тәэмин итүдә җәлеп ителә, гаскәрләргә заманча корал һәм техника китерүне күп тапкырлар арттырды. Хезмәт коллективларына илебезнең оборона сәләтен ныгытуга зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде Татарстан Рәисе. – Махсус хәрби операциядә катнашучыларга игътибарлы булган компанияләргә - мобилизацияләнгән хезмәткәрләргә, аларның гаиләләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Мәсәлән, кайбер предприятиеләрдә мобилизацияләнгәннәр өчен кием-салым, җиһазлар һәм азык-төлек җыелмалары сатып алынган, катнашучыларга хезмәт хакы түләнүен дәвам итә, гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелә, кредитлар түләнә, хәрбиләр ихтыяҗлары өчен җайланмалар сатып алына.

Ил Президенты куйган технологик суверенитетны тәэмин итү бурычы кысаларында безнең предприятиеләрнең яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыруы бик мөһим, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Тармак лидеры - КАМАЗ яхшыртылган үзлекләре булган К5 моделе йөк машиналарын серияле чыгаруны җайга салды, автобуслар һәм электробуслар җитештерүне арттырды. Астанада «Иннопром» күргәзмәсендә автогигантыбыз «Юпитер» пилотсыз карьер самосвалы югары бәя алды.

Илнең граждан авиациясенең 100 еллыгында ил җитәкчелеге Казан авиазаводында Ту-214 самолетларын серияле чыгаруны киңәйтү турында карар кабул итте.  Горький исемендәге завод пассажирлар флотын реновацияләү өчен су асты канатларында Метеор-2020 тизлекле суднолар чыгаруны арттырды.

Казан вертолетлар заводында (КВЗ) җитештерүне киңәйтү буенча проект гамәлгә ашырыла, заказларның ныклы портфеле формалаштырыла, «Ансат» вертолеты өчен компонентларны импортны алмаштыру буенча эш тәмамлана.

Соллерс җиңел коммерциячел автомобильләр һәм дизель двигательләренең яңа линейкасын җитештерүгә кереште, ЕлАЗ, Казанькомпрессормаш, КМПО, Точмаш, Эникс, Казаньсельмаш, Агромастер һәм башка күп кенә компанияләр үсешен дәвам итә.

"Бүген машина төзелеше тармагы үсешенең иң мөһим шарты - кадрлар белән тәэмин ителеш. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең күп кенә предприятиеләр конкрет ихтыяҗлар өчен белгечләр әзерләү өчен урта һөнәри белем бирү оешмалары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек кордылар. Уңышлы мисаллар буларак, Авиатөзелеш тармагы предприятиеләренең (КАЗ һәм КВЗ)  Дементьев исемендәге Казан колледжы белән хезмәттәшлеге. Зеленодольскта - ПОЗИС Зленодольск механика көллияте әзерләгән кадрлар белән тулылана. Горький ис. завод ихтыяҗлары өчен  суднолар төзү колледжы ачылган. КАМАЗ өчен белгечләрне берьюлы 3 урта һөнәри белем бирү оешмасы әзерли - Поташов исемендәге техник колледж; Васильев ис. автомеханика колледжы;  Чаллы политехник колледжы".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук күп кенә предприятиеләрнең фәнни эшләнмәләргә һәм инновацияләрне гамәлгә кертүгә җитди өлеш кертүен искәртте. Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясен Казан вертолетлар заводы (2021 елда); Казанкомпрессормаш (2020 елда) алды. Татарстан Рәисе хәбәр иткәнчә, киләсе ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.

"Бүгенге чара - безнең машина төзелеше флагманнарының юбилей даталарын искә төшерү өчен яхшы сәбәп. Быел югары федераль бүләккә - «Хезмәттәге уңышлары өчен» Россия Федерациясенең мактау билгесенә лаек булган ПОЗИС предприятиесенә 125 ел тула. Сугыш елларында оештырылган Вакууммашка – 80 ел, Казан приборлар төзү конструкторлык бюросына – 65 ел, махсус билгеләнештәге техника җитештерүдә лидер булган Ремдизелгә 45 ел тула».

"Без заводчыларыбызның тарихы һәм казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз. Сугыш елларында күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеме 22 предприятиегә, шул исәптән машина төзелеше тармагыннан 12сенә бирелде. Әлбәттә, һәр предприятиенең төп байлыгы - аның коллективы. Үз хезмәтләре белән республика үсешенә зур өлеш керткән барлык тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бик зур рәхмәт сезге!",- диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук искәрткәнчә: монда, бу залда, яраткан эшләренә гомерләрен  багышлаган машина төзелеше тармагы хезмәткәрләре. Бу - Аида Җәүдәт кызы Баһаветдинова – 53 еллык эш стажы («Радио прибор» инженеры); Арслан Рәвгать улы Насыйров - 50 еллык эш стажы ( ГИПОның конструкторлык бүлегенең махсус башлыгы); Любовь Анатольевна Харитонова - 42 еллык эш стажы (Казанкомпрессормашның персоналны укыту буенча белгече); Анатолий Николаевич Борисов - 38 еллык эш стажы (Казан дары заводы бюросы башлыгы урынбасары).

Күп кенә предприятиеләребездә бер гаиләдән берничә буын эшли. Бүген тантанага тармакның хезмәт династияләре вәкилләре чакырылган. Алар  -Казан оптика-механика заводыннан Тумановлар, Казан авиация заводыннан Кочневлар, Казан вертолетлар заводыннан Егоровлар, Зеленодольскның Горький исемендәге заводыннан Степановлар гаиләләре, Вотинцевлар - КАМАЗдан.

"Мондый гаиләләр - республикабызның горурлыгы!"- диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ветераннарга һәм машина төзелеше тармагы хезмәткәрләренә яңа уңышлар, нәтиҗәле эш, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Шулай ук тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.