Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Татарстан машина төзелеше предприятиеләренең махсуслаштырылган күргәзмәсен карады

30.09.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Машина төзүчеләр көненә әзерләнгән махсус күргәзмә экспонатлары белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов автоградка эш сәфәре кыла.

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае бинасы янындагы мәйданда Татарстанда җитештерелгән техника тәкъдим ителгән.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан предприятиеләре продукциясен карады.

Бу шул исәптән «КАМАЗ-Мастер» спорт автомобиле, «Кориб», «Соллерс», «ЕлАЗ», «Ремдизель», «Колуман Рус», «Кама» ЦФ компанияләренең автотехникасы.

"КАМАЗ" ГАҖ утыргычлы трактор, карьер самосвалы, борт автомобиле тәкъдим итте.

"Соллерс Алабуга"  «Соллерс Атлант»  автобусы" , пассажир урыннары саны - 15, автогрейдерт әкъдим итте. Танышу барышында аңлатмаларны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко биреп барды.

Күргәзмәне карауда Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.