Октябрь башы мөһим даталарга бай - Өлкәннәр көне (1 октябрь) һәм Бөтендөнья укытучы көне (5 октябрь). Бу чараларны югары дәрәҗәдә оештырып уздырырга кирәк, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, өлкән буын кешеләре үз хезмәтләре белән илебезгә һәм республикабызга нигез салдылар, күп еллар дәвамында уңышлы үсеш өчен потенциал булдырдылар. Бүген алар яшьләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр.
"Өлкәннәр турында кайгырту - безнең өстенлекле бурычларыбызның берсе. Бу көн безгә өлкән буынга, укытучыларыбызга һәм остазларыбызга рәхмәт сүзләрен тагын бер кат җиткерергә мөмкинлек бирә", - диде ТР Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов 1-10 октябрьдә өлкәннәр декадасы кысаларында хезмәт коллективларында ветераннарны хөрмәтләүне оештырырга: алар өчен мәдәни-массакүләм, физкультура-савыктыру чаралары, концертлар, мастер-класслар, эстафеталар, экскурсияләр уздырырга кушты. Әлеге чараларда республика активы вәкилләре дә катнашырга тиеш. "Оешмалары юкка чыгарылган ветераннарны да онытмагыз. Аларның яшәү урыны буенча бездә бөтен мәгълүмат булырга тиеш", - дип ассызыклады республика Рәисе.
Пәнҗешәмбе көнне мәгариф хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, дәүләт Башлыгы Указы белән 2023 ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. "Укытучы - төп һөнәрләрнең берсе. Безнең үсеп килүче буынга җиткергәннәребез илебез, республика һәм гомумән дөньяның ничек үсүенә бәйле», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада 36,6 мең мәгариф хезмәткәре исәпләнә, шуларның 32 меңнән артыгы - укытучылар. "Мәгариф министрлыгы һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан хөрмәтләүне оештырырга кирәк", - дип өстәде Татарстан Рәисе.