Яңалыклар

05.10.2023

Казанга эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булды һәм Татарстан Республикасының инвестицион, сәнәгать һәм икътисадый потенциалы белән танышты. Үзбәкстан Президентын РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

05.10.2023

Бүген Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев Татарстан Республикасына эш сәфәренә килде. Аның эш сәфәре Россия Федерациясенә рәсми сәфәре кысаларында уза.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Шәүкәт Мирзиёевны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары – РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар каршы алды.

05.10.2023

Кадерле педагоглар, хөрмәтле педагогика хезмәте ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм!

Укытучының эше тирән рухи эчтәлеккә ия, бу һөнәр үз эшеңә чын күңелдән бирелгәнлек, көч, игелек, зирәклек, искиткеч сабырлык һәм кешелеклелек таләп итә!

04.10.2023

Бүген Татарстан Үзбәкстан партнерлары белән, беренче чиратта, икътисад һәм инвестицияләр өлкәсендә актив хезмәттәшлек итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Үзбәкстан арасында III төбәкара хезмәттәшлек форумының пленар утырышында хәбәр итте. Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев катнашты.

04.10.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты.

04.10.2023

Казанга эш визиты белән РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров эш сәфәренә килде.

04.10.2023

Унбер ел Иннополис Университетының академик җитәкчесе ролендә булганнан соң, Россия ИТ-югары уку йортының беренче ректоры Александр Тормасов вазыйфасыннан китә һәм үзен тулысынча фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә багышлаячак. Яңа ректор кандидатурасы оештыручылар арасында килештерү уза.

04.10.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да Россия һәм Үзбәкстан арасында III төбәкара хезмәттәшлек форумы кырларында узды.

04.10.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары киңәшчесе Лариса Селютина белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

04.10.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов та катнашты.

Битләр: << 301 302 303 304 305 306 ( 307 ) 308 309 310 >>