Яңалыклар

27.10.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ялла» төркеменең сәнгать җитәкчесе, үзбәк эстрада җырчысы Фаррух Закиров белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

27.10.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы территориясендә ел әйләнәсе эшли торган «Казан марина» курорты проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Туризм.РФ корпорациясе вәкилләре һәм потенциаль инвесторлар катнашты.

 

27.10.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Очрашуда 2023 елның 9 аендагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

27.10.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Утырышта берничә инновацион эшләнмә тәкъдим ителде.

26.10.2023

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә күренекле хезмәткәрләргә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Барлыгы 51 төрле эшчәнлек өлкәсе вәкиле бүләкләргә лаек булды.

26.10.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Икътисад министры урынбасары Мөхәммәд Җәүәд Шәрифзадә белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Исегезгә төшерәбез, Мөхәммәд Җәүәд Шәрифзадә Иран делегациясе җитәкчелегендә Татарстанга эш сәфәренә килде.

25.10.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белән очрашты.

Эшлекле очрашу барышында Дмитрий Чернышенко һәм Рөстәм Миңнеханов 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр Казанда узачак «Киләчәк Уеннары» халыкара мультиспорт турнирына әзерлек турында фикер алыштылар.

24.10.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Үзбәкстан Республикасына эш сәфәренә килде. Визитның максаты - мәгълүмат-коммуникацион технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне җайга салу.

Татарстан делегациясе составында: Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, элемтә һәм мәгълүмат технологияләре министры Айрат Хәйруллин, «Иннополис» МИЗ» АҖ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис Университеты проректоры Евгений Бобров, Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиле Айдар Ахтариев һәм башкалар.

24.10.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Җир һәм күчемсез милек өлкәсендә законнарның төп үзгәрешләре» темасына брифинг узды.

Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин гражданнарның җир кишәрлекләренә хокукларын рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында сөйләде.

24.10.2023

Бүген Казан Кремлендә «Динамо – Ак Барс» чирәмдә ир-атлар хоккей клубы уенчыларын хөрмәтләделәр.

Исегезгә төшерәбез, «Динамо – Ак Барс» чирәмдә ир-атлар хоккей командасы Россия чемпионатының суперлигасында җиңү яулады.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уенчыларга, тренерлар составына һәм клуб җитәкчелегенә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Битләр: << ( 301 ) 302 303 304 305 306 307 308 309 310 >>