Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы эчке эшләр министры Игорь Шуневич белән очрашты.
Бүген Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров авыл хуҗалыгы тармагы нәтиҗәлеген арттыру өлкәсендә яңа фәнни эшләнмәләре турында хәбәр итте. ТР Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында республика кидәшмәсен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
18 гыйнварга Татарстанда 86,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 3,6%ы. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә бу турыда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда балалар да, өлкәннәр дә хоккейны яраталар, шуңа күрә безгә Йолдызлар матчын кабул итү - зур мәртәбә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елгы бөтендөнья йолдызларын тәкъдир итүгә багышланган тантанада хәбәр итте. Искәртәбез, бу көннәрдә республика территориясендә мастер-шоу һәм Континенталь хоккей лигасының Йолдызлар матчы уздыру планлаштырылган.
Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар эстрадасының мәшһүр җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров белән хушлаштылар. Мәрасимдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗат бергәлеге вәкилләре катнашты. Хушлашыр өчен Россиянең төрле төбәкләреннән вәкилләр, шул исәптән Әстерхан өлкәсе делегациясе дә килгән иде.
Мәрасимне ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев алып барды.
Искәртәбез, татарның мәшһүр җырчысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Шакиров Илһам Гыйльметдин улы 2019 елның 16 гыйнварында каты авырудан соң вафат булды. Аңа 83 яшь иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2019» халыкара раллиендә җиңүләре белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинга һәм команда коллективына котлау телеграммасы юллады.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров белән хушлашу чарасын иртәгә, 2019 елның 18 гыйнварында, 11.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры бинасында уза.
Рәсми Татарстан сайтында хушлашу чарасының онлайн трансляциясе оештырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында узган ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының йомгаклау коллегиясендә катнашты.
Ул ведомствоның 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычларына багышланган иде.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, КДАТУ ректоры Ришат Низамов белән Инжиниринг үзәгендә булдылар.
Татарстан Республикасында Россия буенча бер кешене торак белән тәэмин итү күрсәткече иң югары – 26,2 кв. м. Россия буенча уртача күрсәткеч - 25,2 кв. м. Бүген бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Коллегия ведомствоның 2018 елда эш йомгакларына һәм 2019елга бурычларын багышланды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «ТКХны реформлаштыруга ярдәм күрсәтү фонды» ДК генераль директоры Константин Цицин, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2018 ел нәтиҗәләренә һәм 2019 ел бурычларына багышланган коллегиясе утырышнда катнаша.
Чара Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында уза.
Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин мобиль котельняны карадылар һәм "Инжиниринг үзәге" укыту лабораториясендә булдылар.