Бүген Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IDEX-2019 халыкара оборона күргәзмәсендә Россия экспозициясен карадылар.
IDEX оборона күргәзмәсе 1993 елдан бирле уздырыла. Бөтен дөньяның алдынгы җитештерүчеләре коралларының, хәрби техникасының, саклау һәм иминлек системаларының үрнәкләре куела торган атаклы мәйданчык. 2019 елда IDEX 17 февральдән 21 февральгә кадәр 14 нче мәртәбә уздырыла.
«Рособоронэкспорт» – IDEX-2019та Россия экспозициясен оештыручы. Күргәзмә мәйданчыгында барлык кораллы көчләре төрләре өчен 200дән артык перспектив үрнәкләр куелган. «Рособоронэкспорт» хәбәр иткәнчә, хәрби билгеләнештәге продукцияне 50дән артык ОПК предприятиесе тәкъдим итә, шул исәптән – «Ростех», «Калашников», «Алмаз-Антей», «Уралвагонзавод», «Росэлектроника», «Высокоточные комплексы», «Техмаш» һәм башкалар.
Денис Мантуров һәм Рөстәм Миңнеханов Россия экспонентлары стендларын карадылар, халыкара күргәзмәләрдә беренче мәртәбә урнаштырылучы технологияләр белән таныштылар.
«Калашников» концерны стендында беренче мәртәбә өр-яңа 200 нче сериядән: АК200, АК203, АК204 һәм АК205 Калашников автоматлары урнаштырылган. Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры һәм Татарстан Республикасы Президенты «Калашников» концерны җитештергән спорт пистолетларын һәм электр мотоциклны да карадылар.
Татарстан Республикасыннан күргәзмәдә А.М.Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзелеше заводы да катнаша.