Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы советы район башлыгы Павел Лохановның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты.
Бу хакта бүген Кама Тамагы районы советының чираттан тыш сессиясендә мәгълүм булды.
Совет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Росатом" дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автономияле коммерциячел булмаган оешмасының Күзәтүчеләр советы утырышы узды.
Утырышта статс-секретарь - Россия Федерациясе спорт министры урынбасары, Күзәтчелек советы рәисе Наталь Паршикова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автономияле коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры, Күзәтчелек советы секретаре Азат Кадыров һәм башкалар катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты клоллегиясе утырышында катнашты. Утырышта ведомствоның 2018 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) Бөтендөнья икътисадый форумындагы "Россиянең конкурентлыкка сәләтлеген саклау" сессиясендә чыгыш ясады. Сессиядә экспертлар буларак шулай ук РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин, Россия Президенты каршында Эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов, Россия туры инвестицияләр фонды генераль директоры Кирилл Дмитриев чыгыш ясадылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давостагы (Швейцария) Бөтендөнья икътисадый форумы киңлекләрендә чит илләр компанияләре вәкилләре белән берничә очрашу уздырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) Бөтендөнья икътисадый форумы кысаларындагы чараларада катнашты.
Бу Форумның төп темасы «Глобальләшү 4.0: Дүртенче сәнәгать инкыйлабы чорында глобаль архитектура формалаштыру».
Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Яр Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга килешүләр төзү өчен гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Ул искә төшергәнчә, бүген комиссиягә алты инвестицион проект буенча гаризалар тәкъдим ителгән.
2018 елда Татарстан таможнясының тышкы сәүдә әйләнеше 14%ка арткан һәм 4 млрд 924 млн 310 мең АКШ доллары тәшкил иткән.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан таможнясы башлыгы, таможня хезмәте генерал-майоры Альберт Мавликов хәбәр итте.
Брифинг Татарстан таможнясының 2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәренә килде, анда ул оештыручылар чакыруы буенча Давостагы Бөтендөнья икътисадый форумында катнашачак. ТР Президенты Россия делегациясе составына кертелгән, делегацияне Россия Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин җитәкли.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Форумны ачу тантанасында катнашырга ниятли. Давостагы Форумның төп темасы – дүртенче сәнәгать инкыйлабы чорында глобальләшү һәм хезмәттәшлек.