Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхен шәһәренә эш сәфәре кысаларында Linde Engineering компаниясе Директорлар советы рәисе, Linde AG идарәсе әгъзасы Кристиан Брух белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Linde белән республика нефть химиясе предприятиеләренең уңышлы хезмәттәшлеген билгеләп үтте.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, 2017 елның июнендә Петербург икътисадый форумында Linde компаниясенең «Нижнекамскнефтехим»ның яңа этилен комплексын төзү проектын проектлавы турында килешү имзаланган булган. Үткән ел шулай ук ПМЭФ киңлекләрендә «Дойче Банк» җитәкчелегеге банклар консорциумы белән «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ арасында €800 млн. еврога кредит килешүе имзаланган.
«ТАИФ» ГАҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов хәбәр иткәнчә, элегрәк Linde җитәкчелеге белән очрашуда гамәлдәге килешүләр буенча җентекле сөйләшү уздырылгагн. Проектны гамәлгә ашыру план буенча бара, диде ул.
Кристиан Брух үз чиратында Татарстан Республикасы Президентына Linde компаниясенең Түбән Камада этилен комплексы өчен булачак белгечләрне әзерләү буенча академия ачуы турында хәбәр итте.
«НКНХ» яңа җитештерүен быел көз төзи башларга ниятлиләр. Проектны гамәлгә ашыру 4 этапта узачак. Нәтиҗәдә республикада 600 мең тонна этилен чыгаручы 2 яңа комплекс барлыкка киләчәк.