Яңалыклар

15.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты – «Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автономияле коммерциячел булмаган оешмасының Күзәтүчеләр советы утырышында катнашу.

Утырыш Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.

Көн тәртибендә – 2018 елда Стратегик инициативалар агентлыгының эш йомгаклары, шулай ук Агентлык 2019-2021 елларда гамәлгә ашырырга ниятләгән яңа проектлар.

14.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәт шәһәрендә булды. ТР Хөкүмәте башлыгы ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының күп фатирлы торак йортлар төзелешенең барышын тикшерде. Аны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов озата йөрделәр.

14.01.2019

Соңгы елларда Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектларын саклау, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне реставрацияәү өлкәсендә бик күп эш башкарылды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының йомгаклау  коллегиясе утырышында белдерде. 

Коллегия «2018 елда мәдәни мирас объектларын саклап калу, алардан файдалану, аларны популярлаштыру һәм аларны дәүләт саклавы буенча Татарстан Республикасында башкарылган эш һәм 2019 елга бурычлар турында» темасына багышланды. 

14.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының йомгаклау  коллегиясе утырышында катнаша.

Коллегия «2018 елда мәдәни мирас объектларын саклап калу, алардан файдалану, аларны популярлаштыру һәм аларны дәүләт саклавы буенча Татарстан Республикасында башкарылган эш һәм 2019 елга бурычлар турында» темасына багышлана.

14.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Прокуратурасы хезмәткәре көненә багышланган тантанада катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты Җитәкесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков та катнашты.

12.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе вәкилләре белән очрашты.

Мондый очрашулар гадәттәгечә Раштуа һәм Крещение бәйрәмнәре кысаларында уза. Рөстәм Миңнеханов православие дине вәкилләрен 7 гыйнварда узган Раштуа бәйрәме белән котлады, дин вәкилләренә төбәктә үзара аңлашып яшәүләре һәм татулык саклауга өлеш кертүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Бүгенге очрашу Рус православие чиркәве Казан епархиясенең Казан православие рухи семинариясе территориясендә узды.

Рөстәм Миңнехановны уку йорты янында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Казан православие рухи семинариясе ректораты вәкилләре, шулай ук Чистай һәм Түбән Кама епископы Пармен, Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий  һәм башкаларкаршы алды.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Рөстәм Миңнеханов белән аралашу вакытында республика җитәкчелеге православие дине вәкилләре белән җылы һәм яхшы мөнәсәбәтләрне саклавы турында әйтеп узды. “Республикада кешеләрне милли билгеләре һәм дин буенча аермаулары шатландыра, - диде митрополит Феофан. – Барлык кешеләр дә бертөрле, барысы да тигез, шуңа күрә сезгә рәхмәт, сезне Аллаһ сакласын”.

Моннан тыш, митрополит Феофан белән Рөстәм Миңнеханов семинаристлар өчен тулай торак төзелеше мәсьәләләре турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә буенча эшләргә йөкләмә бирде.

12.01.2019

Авыл хуҗалыгында хезмәт өчен түләү турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, тулаем республика агросәнәгать комплексы буенча 2018 елның 11 аенда уртача хезмәт хакы 24,9 мең сум булды, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча - 22,4 мең сум, с ростом к уровню 2017 елга карата 6%ка артык, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру исәбенә - 5%.

12.01.2019

Татарстан Республикасында 2019 елда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә 40 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла – бу 38 озак сроклы программа һәм ике быелгы программа.

 

Бүген бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ минстры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.  

 

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

11.01.2019

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Югары Суды рәисе урынбасары - Икътисадый бәхәсләр буенча РФ Югары Суды коллегиясе рәисе Олег Свириденко Идел буе округы Арбитраж судында булдылар. Коллектив белән очрашуда Идел буе округы Арбитраж суды рәисе вазифасына кабат Юрий Глазовны билгеләү турында хәбәр ителде. Указны 2018 елның 30 декаберендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. 

11.01.2019

РФ Югары Суды рәисе урынбасары - Икътисадый бәхәсләр буенча РФ Югары Суды коллегиясе рәисе Олег Свириденко Татарстанга эш визиты белән килде.

Битләр: << 901 902 903 904 905 906 ( 907 ) 908 909 910 >>