Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида Aurus презентациясендә: Бу илебезнең зур казанышы

18.02.2019

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Tawazun компаниясе Aurus люкс бренды җитештерү буенча уртак предпритияе  составына керде. Бу хакта килешүне бүген Tawazun, «НАМИ» ФДУП һәм «Соллерс» ГАҖ IDEX-2019 халыкара оборона күргәзмәсендә имзаладылар. Тантаналы чарада РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, БГӘ Тышкы эшләр министры Шәйх Абдалла бән Зәйед Әл Нәхәйян һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштылар.  

Денис Мантуров билгеләгәнчә, Tawazun "Аурус" ҖЧҖндә 36 % өлешен алачак, һәм өч ел дәвамында компаниягш 110 млн. евро инвестицияләр кертәчәк. Әлеге акчалар чит ил базарларда дистрибуцияне үстерүгә һәм автомобильләрне серияле җитештерүгә юнәлтеләчәк. 

"Безнең хәзер заманча сыйфатлы автомобиль бар, ул дөнья таләпләренә туры килә. Аны базарларга чыгарып була. Бүген бик әйбәт презентация булды. Минем фикеремчә, бу илебезнең зу казанышы. Россия - автомобильле ил. Шуны "КАМАЗ-Мастер" командасы уңышлары да раслый", - диде Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.