Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Emaar Properties компаниясе рәисе Мөхәммәд Али Рашәд Әл-Әббар әфәнде белән очрашты.
Emaar Properties сәүдә үзәкләре, халыкара класстагы кунакханәләр, моллар, офис үзәкләре, торак объектлары төзү белән шөгыльләнә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан яшьләр министрлыгы башлыгы Дамир Фәттахов 13 яшьлек Камил Бариевка һәм аның гаиләсенә Казанда узачак “Уральские пельмени” тамашасына билетлар бүләк итте.
Бүләкне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов тапшырды.
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тулай продукциясе 2018 елда якынча 225 млрд.сум тәшкил итәчәк,узган елга караганда 4,5%ка түбәнрәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында 2018 елда төзелеш өлкәсендә 21 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптә 9 үлем очрагы. Бу мәгълүматларны ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышында катнашты. Анда шулай ук “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты.
Утырыш Идел буе электр челтәрләренең яңа базасы территориясендә узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе электр челтәрләренең яңа административ-җитештерү базасын ачты. Тантанада шулай ук “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты. Бу чара “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышына туры китерелгән иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Чаллы”, “Түбән Кама” һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлеккә гаризалар карау буенча комиссиясе һәм ТР Инвестицион советының уртак утырышында катнашты.
Бүген Кремльдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Волонтерлыкны үстерү һәм социаль юнәлешле КБО турында»гы мәсьәлә буенча Россия Дәүләт Советы утырышын уздырды.
Россиядә Доброволец һәм волонтер елына йомгак ясалды, социаль юнәлешле КБОлар буенча киләчәк планнар турында фикер алыштылар.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген Мәскәүдә Россия Дәүләт Советының волонтерлыкка багышланган утырышында катнашучыларның барысы да «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты.
Акциянең төп максаты – социаль якланмаган халык катламнары вәкилләренең (сәламәтлеге мөмкинлеләре чикләнгәннәр, ятим балалар, кыен тормыш хәлендә калган күп балалы гаиләләр балалары, каты авырулардан интегүче балалар һәм олы яшьтәгеләр) теләкләрен тормышка ашыру.