Яңалыклар

02.02.2019

ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТРтөзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов күп фатирлы торак йортларны һәм социаль-мәдәният өлкәсе объектларын капиталь ремонтлауга әзерләү барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Ттаарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

02.02.2019

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә алдагы чәчү кампаниясен финанслау турында хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Ттаарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

01.02.2019

Бүген Казанның «Пирамида» КСКда «Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм Борынгы Болгар» комплекслы проектын гамәлгә ашыру йомгакларына багышланган тантана узды. Анда Россия Мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Мәгариф министры урынбасары Павел Зенькович һәм башкалар катнашты.   

Бәйрәм концерты барышында кунакларга «Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм Борынгы Болгар» проектын гамәлгә ашыру тарихы, 2010 елдан бирле торгызылган ядкәрләр турында сөйләделәр.

01.02.2019

«Чикләрсез» - бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының эшчәнлеге шигаре шулай. 

 

Бүген бу хакта «Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2018 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында» Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Г.Орджоникидзе, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театрының баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм башкалар катнашты.

Утырыш Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрында узды.

01.02.2019

Татарстан өчен әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигать байлыкларыннан нәтиҗәле файдалану темасы аеруча актуаль, чөнки безнең республика –  илнең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм  Федераль табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Росприроднадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.   

01.02.2019

Татарстанга РФ мәдәният министры Владимир Мединский килде. “Казан” халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

01.02.2019

2018 елда Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклау чараларына 6 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Экологик акча керүләрдән һәм  республиканың табигать ресурсларыннан файдаланган өчен хисап чорында1,1 млрд. сум кергән (углеводород чималын чыгаруга салымнан килгән табыштан башка). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм  Федераль табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Росприроднадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.  

Утырышта катнашучылар 2018 елда ведомствоның эш йомгаклары һәм 2019 елга өстенлекле бурычлары турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

01.02.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов GE Gas Power рәисе Джон Райс белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, General Electric ягыннан шуллай ук GE вице-президенты һәм Россия белән БДБ илләрендә баш башкарма директоры Рон Поллетт, Европада GE Gas Power коммерция директоры Фабрис Корморгант катнашты. 

Яклар хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм кабер мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлар, шул исәптән Татарстан энергетикасы инфраструктурасын модернизацияләү, GE заманча җиһазларын кулланып, сәламәтлек саклау системасын үстерүдәге казанышлар турында сөйләштеләр. 

31.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Развожаев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

31.01.2019

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры кубогына янгын-коткару спорты буенча XV Бөтенроссия ярышларында катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

Искә төшерәбез, Казанда узучы ярышларда Россиянең барлык төбәкләреннән килгән 28 команда катнаша.

Битләр: << 891 892 893 894 895 896 897 898 899 ( 900 ) >>