Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Бавария хезмәттәшлегенең ачык мисалы - безнең Siemens һәм Linde белән элемтәләребез

19.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бавария дәүләт канцеляриясе җитәкчесе Флориан Херманн белән очрашты. Очрашу ТР Президентының Мюнхена эш визиты кысаларында узды (Германия Федераль Республикасы, Бавария федераль җире).

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан белән Бавария хезмәттәшлегенең ике ачык мисалы - безнең Siemens һәм Linde белән ныклы элемтәләребез. "Алар озак еллар - безнең күп проектларыбыз буенча хезмәттәшләребез. Siemens төрле өлкәләрдә эшли: сәламәтлек саклау, нефть химиясе, энергетика, цифрлы технологияләр. Без алар белән гаять зур проектларны гамәлгә ашырабыз, бигрәк тә ңнергетика өлкәсендә", - диде ТР Президенты. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, Linde компаниясе - нефть химиясе өлкәсендә дөнья лидеры. "Бүген Linde белән берничә эре проект гамәлгә ашырылды, этилен комплексын төзү буенча зур проектны башлау көтелә. Бөтен документлар имзаланган, Linde компаниясеннән 500дән артык кеше әлеге проектка җәлеп ителә. "ТАИФ" КТ вәкилләре бүген һәм иртәгә бу программалар буенча эш алып баралар", - диде ул. Шулай ук Siemens һәм Lindeдан ары тагын берничә Бавария компаниясе белән үзара файдалы хезмәттәшлек алып барыла. 

Очрашуда мәгариф өлкәсендә, спорт, туризм һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында да сүз барды. Хезмәттәшлек турында документны якын арада әзерли башлыйлар. "Ышанам, Татарстан һәм Бавария, ике эре регион, бер-берсенә файдалы була. Безгә Бавария белән Татарстан арасында мөнәсәбәтләр ныгуы  һәм үсүе мөһим", - диде ТР Президенты. Флориан Херманн да үз чиратында ике төбәк хезмттәшлеге әһәмиятен ассызыклады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.