Рөстәм Миңнеханов: Арбитраж суды хәл иткән дәгъвалар республикадагы вәзгыятьне һәм тенденцияләрне чагылдыра

19.02.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елда Татарстан Республикасы Арбитраж судының эш йомгаклары буенча киңәшмәдә катнашты.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе Максим Боровков чыгыш ясады. 

"Хәзерге вакыта Татарстан Республикасы Арбитраж суды - илдәге беренче инстанциядәге арбитраж судларының иң эреләренең берсе. Бу Татарстанның икътисадый үсешенә, эшкуарлык мөнәсәбәтләре төрлелегенә, гомумән хуҗалык әйләнеше күпкырлылыгына  бәйле, - диде ул. - Татарстан Республикасы Арбитраж суды штатында хезмәткәрләр саны 254 кеше, шул исәптән 69 судья, 187 аппарат хезмәткәре. Татарстан Республикасы Арбитраж судыны хезмәткәрләренең уртача яше - 45". 

2018 елда Татарстан Арбитраж судына 39 мең 789 гариза килде – бу 2017 елгы күрсәткечтән 4,7 процентка азрак.

2018 елда 35 мең 259 эш каралды, бу 2017 елдагыдан 7 процентка ким.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Арбитраж суды хәл иткән дәгъвалар республикадагы вәзгыятьне һәм тенденцияләрне чагылдыра.

"Хәбәр ителгән саннар судта карлган эшләр санының зур күләмен күрсәтә. Арбитраж суды хәл иткән дәгъвалар республикадагы вәзгыятьне һәм тенденцияләрне чагылдыра. Ул яктан статистика юридик затлар банкротлыгы турындагы эшләр 22 процентка кимүен күрсәтә". 

Татарстан Президенты тагын бер фактка игътибар итте: әлеге күрсәткечләр кимүе фонында гражданнарны банкрот итеп таныту турындагы гаризалар саны арту шөбһә уята. 

"Сер түгел, банкротлык гражданнарга һәм оешмаларга бурычлардан азат ителү өчен кирәк, - диде ул. - Ләкин әлеге институтның төп максаты - финанс сәламәтләндерү, һәм шуннан соң гына бурычларны түли алмаган очракта - кредиторлар таләбен, өлешләренә карап, канәгатьләндерү. Бу судьялардан үзенә күрә җаваплылык таләп итә". 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, суд бурычы - проблемаларны иҗтимагый һәм шәхси мәнфәгатьләр баланын исәпкә алып хәл итү, хокуктан законсыз файдалануга чик кую.

Мөһим юнәлеш - мәҗбүри түләүләр һәм штрафларны түләү турындагы дәгъваларны хөкем итү, дип билгеләде Татарстан Президенты.

2019 елның 1 гыйнварына республиканың берләштерелгән бюджетына салымнар буенча җыелган бурыч күләме 9 миллиард сум тәшкил итә. Бурычның күләме 2018 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда 500 миллион сумга артты.

"Бурычларны тулы күләмдә түләү, бюджетның социаль юнәлешле булуын исәпкә алсаң, республика өчен бик әһәмиятле мәсьәлә. Бюджетка мәҗбүри түләүләр вакытында килсә генә дәүләт программалары һәм гражданнар алдындагы социаль җаваплылык тиешенчә башкарылачак", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

2018 елда социаль, транспорт һәм шәһәр инфраструктурасын үстерү буенча 38 республика программасы кысаларында 2,5 меңнән артык объект төзелде һәм капиталь ремонтланды. Әлеге программалар буенча гына да капитал кертү күләме 41 миллиард сум тәшкил итә.

«Быел республика программаларының саны 40ка җитәчәк», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән расланган 2024 елга кадәрге чорга 12 илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан 47 проектта катнаша. Аларны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан — 34 миллиард, республика казнасыннан 14 миллиард сумнан артык акча каралган.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Идел буе федераль округында Татарстан бөтен төп социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдан бара. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.