Хезмәт хакын вакытында түләмәгән предприятие җитәкчеләренә җитди чаралар күреләчәк. Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шундый йөкләмә бирде.
Бүген Казанда Халыкара реконструкцияләү һәм үсеш банкы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.
Татарстан Хөкүмәте ягыннан документка ТР Премьер-министры Алексей Песошин имза куйды.
“Казан” гаилә үзәгендә урнашкан боз шәһәрчегенә барлыгы 200 мең кеше килгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шәһәр Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.
Татарстанның күпчелек районнарында хәйрия чараларын үткәрүгә игътибар биргәннәр. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
2018 елның декабрь ахырыннан Татарстанның дәүләт театраль-тамаша һәм музей учреждениеләрендә 700 дән артык чара уздырылган, бу узган елга караганда 200гә күбрәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.
Татарстанда 31 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр 467 җинаять теркәлгән, узган елның яңа ел бәйрәмнәре вакыты белән чагыштырганда 8%ка кимерәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча җәмгыятьтә тәртип саклау буенча полиция башлыгы урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Сезне изге Раштуа бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
Ике мең еллар элек Җиргә Коткаручы киләчәге турында хәбәр биргән Вифлеем йолдызының якты нуры дин тотучыларның күңелендә бүген дә балкый.
Христосның тууы – ихлас мәхәббәт, изгелек, гаделлек тантанасына ышаныч бирә, һәркемгә җиһанның көйле үсеш һәм рухи камилләшү принципларына нигезләнгән яшерен серләрен ачып, бакыйлыктагы тормышка өмет уята торган, төрле милләт һәм социаль төркемнәр вәкилләрен, яшен-картын берләштерә торган зур бәйрәм. Ул балаларның йөзендә ихлас елмаю балкыткан, тылсым тулы гаилә бәйрәме дә әле.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Магнитогорскта торак йорт шартлауга бәйле рәвештә Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровскийга кайгы уртаклашу белдерде
Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсе администрациясенә телеграмма юллады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате
Кадерле татарстанлылар!
Сезне чын йөрәктән Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм.
Бу тылсымлы тантана якынлашканда, гадәттә без узган елга йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар корабыз.
Тырышып эшләвебез нәтиҗәсендә 2018 ел республика өчен уңышлы булды. Заманча яңа производстволар, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсе, мәдәният һәм спорт объектлары төзелү сөендерә. Шәһәрләребез һәм авылларыбызда матур скверлар һәм парклар ачылды. Барлык социаль программалар үтәлде.
Бүген иртән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ДЦП белән авыручы 13 яшьлек Владислав Банцыревка Татарстан Президенты исеменнән таган тапшырды.