Бүген Россия Федерациясе Оборна министры Сергей Шойгу Казанга эш сәфәре кысаларында Һава-космик көчләре номенклатурасы буенча коралларны, хәрби һәм махсус техниканы төзек тоту мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында («Туполев» ГАҖ филиалы) узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген Казанга Россия Оборона министры Сергей Шойгу килде. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бу залда бүген фикердәшләр һәм яшьләр сәясәтенә битараф булмаганнар җыелган. Росмолодежь башлыгы Александр Бугаев Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышындагы чыгышын шулай башлап җибәрде.
Искәртәбез, «Өндәүләр. Өстенлекле юнәлешләр. Механизмнар» йомгаклау коллегиясе утырышы «Мәскәү» (Казан) мәдәният һәм спорт үзәгендә уза һәм ведомствоның 2018 елдагы эш йомгакларына һәм 2019 елга планнарына багышлана. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнаша.
Коллегия кунагы – Федераль яшьләр эшләре агентлыгы (Росмолодежь) Җитәкчесе Александр Бугаев.
«Өндәүләр. Өстенлекле юнәлешләр. Механизмнар» йомгаклау коллегиясе утырышы «Мәскәү» (Казан) мәдәният һәм спорт үзәгендә уза һәм ведомствоның 2018 елдагы эш йомгакларына һәм 2019 елга планнарына багышлана.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш “Татэнергосбыт” АҖ идарәсендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Утырышта катнашучылар 2018 елда республика сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук 2019 елга төп үсеш юнәлешләрен билгеләделәр.
Чара Татарстан Фәннәр академиясендә узды. Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау өлкәсендәге яңа технологияләр һәм проектлар күргәзмәсен карады.
Татарстанның җитештерү структурасында якын арада нефть эшкәртү өлеше артачак. Хәзергә республикада чыгарылган чималның яртыдан азрагы эшкәртелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.
2018 елда Татарстанның сәнәгать җитештерүе индексы 102%ка җиткән. Республиканың сәнәгать җитештерүе күләме 2 трлн 818 млрд сум булган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "20.35" илкүләм технологик инициатива университеты генераль директоры Василий Третьяков белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин катнаштылар.
«20.35» университетын Стратегик инициативалар агентлыгы эшләтеп җибәрде, диде уку йорты җитәкчелеге вәкиле. Ул цифрлы иктисадта кешенең профессиональ үсешен тәэмин итә һәм компания лидерларын, глобаль базарларда эшләячәк белгечләрне, илкүләм технологик инициативалар катнашучыларын әзерләүгә юнәлдерелгән.
Очрашуда Татарстан белән «20.35» университетының мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Университет белән илнең алдынгы вузлары хезмәттәшлек итәргә әзерлекләрен белдергәннәр: Санкт-Петербург һәм Мәскәү, Ерак Көнчыгыш федераль университеты, Фәнни оешмалар федераль агентлыгы һ.б.
Университетның үзенчәлеге - мәгариф оешмалары һәм цифрлы платформаларны, төрле вузлардагы иң яхшы курслар һәм белем бирү модельләрен кулланып, челтәрле прниципта эшләү.
Университетның эше 15 елга исәпләнгән. Югары уку йорты 2020 елда тулы көченә эшли башлый һәм 2035 елга кадәр эшләячәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда капиталь ремонтланган 9 нчы балалар стоматология поликлиникасында булды.
Аны ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, Казан мэры Илсур Метшин һәм поликлиника җитәкчелеге озата йөрде. Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау учреждениесе эшчәнлеге, биредә кулланыла торган стоматология өлкәсендәге заманча технологияләр белән танышты.