Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Siemens немец компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мюнхен шәһәренә (Германия) эш сәфәре кысаларында узды.
Искәртәбез, бүген Татарстан Республикасы Президенты Дрезденда булды, Саксония Премьер-министры Михаэль Кречмер белән очрашты. Алар Татарстан Республикасы белән Саксония Федераль җире (ФРГ) арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан предприятиеләренең Siemens белән хезмәттәшлегенең озак сроклы һәм системалы булуын билгеләп үтте. Аерым алганда, бүген немец компаниясе «Нижнекамскнефтехим»ның яңа этилен комплексын төзү проекты буенча «ТАИФ» белән хезмәттәшлек итә.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан алдынгы технологияләр һәм сәнәгатьне яңартуга компанияне җәлеп итәргә ниятли.
Ул ассызыклаганча, Татарстан хезмәттәшлекне киңәйтергә, шулай ук республика территориясендә Siemens компаниясен киңрәк урнаштырырга тели.
Siemens вице-президенты Янина Кугель ханым республика җитәкчелегенә компаниягә төрле яклы ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Россиянең алдынгы сәнәгать төбәкләреннән берсе буларак, Татарстан Siemens өчен кызыклы.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Siemens белән «Татэнерго» компаниясе арасында Зәй ГРЭСын яңарту буенча килешү имзалауда катнашты.