Яңалыклар

24.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары булган эшкуарлар белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев та катнашты.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Татарстанның төбәкара һәм тышкы икътисадый эшчәнлегенә зур өлеш кертә.

24.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар Советы президиумы утырышында катнашты.

Чара илнең барлык төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды. 

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

22.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән «Татар жыры - 2018» XIX халыкара татар эстрадасы фестивален карады. Концерт Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында узды. 

Чарада «Иң яхшы дуэт», «Иң яхшы видеоклип», «Ел ачышы» һәм башка номинацияләрдә җиңүчеләрне игълан иттеләр.

22.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның үзәгенең – Бауман урамының һәм Кабан күле яр буеның Яңа елга бизәлешен карап чыкты. Татарстан Республикасы Президентын башкала мэры Илсур Метшин озата йөрде. 

Быел Казанның Яңа елга бизәлешен Festi Group Италия компаниясе гамәлгә ашырган. Оешма бәйрәм чаралары концепцияләре һәм шәһәр тирәлеген декоратив системалар белән бизәү белән шөгыльләнә.

22.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Әлмәттән мәктәп укучысы Регина Сәйфуллина чиновникларга социаль челтәрләрдә булу стратегиясен ничек эшләргә һәм гамәлгә ашырырга кирәклеге турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

22.12.2018

Хуҗалыкларның кече формалары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы республика кидәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

22.12.2018

Татарстан Республикасында барлык социаль-мәдәни объектларның төзелеш программасы тулы күләмдә тәмамланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

21.12.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советында (Мәскәү) торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру мәсьәләсе буенча эш төркеме утырышын уздырды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – Россия Дәүләт Советы эш төркемнәренең берсенең җитәкчесе. Эш төркеме составына Россия Президенты администрациясе вәкилләре, федераль министрлар һәм федерация субъектлары башлыклары керә.

21.12.2018

2018 елда Гражданнар оборонасы, янгын куркынычсызлыгы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау чараларының үтәлеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга планнар турында ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясе утырышында фикер алыштылар. Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин катнашты.

21.12.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Чаллы” һәм “Яшел Үзән” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлеккә гаризалар карау буенча комиссия утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

Битләр: << ( 911 ) 912 913 914 915 916 917 918 919 920 >>