Яңалыклар

26.01.2019

Татарстанда 2018 елда барлык категория хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре буенча терлекчелектәге йомгаклар турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

26.01.2019

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 40 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 150 мең сумлык 3 карар чыгарылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

25.01.2019

Бүген Мәскәүдә «Торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» мәсьәләсе буенча РФ Дәүләт Советы эш төркеменең икенче утырышы узды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының торак базарын үстерү һәм Россия шәһәрләрендә яшәү өчен уңайлы тирәлек формалаштыру мәсьәләләре буенча эш төркемен җитәкли.

24.01.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Татфондбанк” ГАҖ, “Интехбанк” ГАҖ һәм “ИК “ТФБ Финанс” ҖЧҖ кертемчеләренең инициатив төркеме вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министрының  беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов катнашты.

24.01.2019

Бүген республикада WorldSkills-2019га әзерлек эше актив бара. Безнең бурыч - WorldSkills-2019 чемпионатын сыйфат ягыннан югары дәрәҗәдә уздыру.   Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов 2019 елда Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Чара Казан Ратушасында узды. Аның эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм «Яшь профессионаллар» бергәлеге  генераль директоры (Ворлдскиллс Россия) Роберт Уразов та катнашты.

24.01.2019

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм WorldSkills International башлыгы Саймон Бартли бүген Казанда Бауман урамында WorldSkills-2019 эшче һөнәрләре буенча 45 нче дөнья чемпионатына кадәр вакытны кирегә таба саный торган стелланы ачтылар.

24.01.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда быел август аенда узачак WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты объектларын карадылар. 

24.01.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова Татарстанга эш сәфәренә килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

24.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International президенты Саймаон Бартли белән очрашты.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Яклар быел Казанда август аенда узачак WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм уздыру мәсьәләләре турында сөйләште. 

24.01.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Россия тимер юллары" ААҖ генераль директоры урынбасары - баш инженеры Сергей Кобзев очрашуда алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште. 

Битләр: << 901 902 ( 903 ) 904 905 906 907 908 909 910 >>