Яңалыклар

08.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Томскка эш сәфәре кысаларында Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин белән очрашты. 

Татарстан ягыннан чарада ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан предприятиеләре һәм вузлары вәкилләре катнашты. 

 

08.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Томскта радиоэлектрон технологияләр өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы «Микран» фәнни-җитештерү фирмасы эшчәнлеге белән танышты.

08.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Томскка эш сәфәренә килде. «Богашёво» аэропортында ТР Президентын Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин каршы алды. 

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе губернаторы белән очрашырга һәм сәүдә-икътисадый һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне киңәйтү чаралары турында фикер алышырга ниятли. Очрашуда хезмәттәшлек турында берничә документ имзалау да планлаштырыла. 

07.11.2018

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янындагы скверда мәшһүр биюче Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылды.

Бу сын Нуриевның “иреккә очышын”, ягъни СССРдан чит илгә китүен гәүдәләндерә. Әлеге скульптура – Россиядә Рудольф Нуриевка беренче һәйкәл.

 

07.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең экорайоны концепциясен һәм мастер-планын эшләүгә халыкара ачык конкурста җиңүчеләрне сайлап алу буенча конкурс комиссиясенең йомгаклау утырышында катнашты.

Чара Казан Ратушасында узды, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, «Центр» стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры Сергей Георгиевский, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты

07.11.2018

Бүген Казанда «Спорт индустриясенә инвестицияләр» дәүләт-хосусый партнерлык буенча II тармак форумының пленар утырышы узды. 

Форумны "Казан-Арена" футбол стадионында үткәрделәр. 

Чарада Россия спорт министры Павел Колобков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, спорт өлкәсеннән федераль һәм республика чиновниклары катнашты. 

Форумда сөйләшелә торган тема бик әһәмиятле, диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. Аның сүзләренчә, бүген һәр төбәк өчен дәүләт-хосусый партнерлык мәсьәләләре һәм алымнары бик кирәкле. 

07.11.2018

Бүген Казанда «Спорт индустриясенә инвестицияләр» дәүләт-хосусый партнерлык буенча II тармак форумы барышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Россия Федерациясе Спорт министрлыгы арасында физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка имзаларын Россия спорт министры Павел Колобков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйдылар. 

 

 

07.11.2018

Татарстанның зур предприятиеләре, WorldSkills чемпионатына үз командаларын әзерләгәндә, ресурс үзәкләренең матди-техник базасын яхшыртуга ярдәм итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Алмаз Хөсәенов хәбәр итте.

07.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ бүлекчәләре хезмәткәрләренә 23 яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов катнашты. 

06.11.2018

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм!

Борылыш чорында, җәмгыятебезнең икътисадый төзелеше һәм сәяси системасында үзгәрешләр әле башланып кына килгән вакытта Россия Федерациясенең беренче булып үз конституция-устав документларын яңарткан субъектлары арасында республикабыз да бар иде.

Битләр: << 901 902 903 904 905 906 907 908 909 ( 910 ) >>