Татарстан Республикасы белән Саксония Федераль җире (ФРГ) сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килештеләр. Бүген Дрезденда тиешле документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саксония Премьер-министры Михаэль Кречмер имза салдылар. Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Германиядә бер көнлек эш сәфәрендә.
Саксония Премьер-министры белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, әлеге килешү төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә яңа импульс бирәчәк. «Минемчә, федераль дәрәҗәдә аерым мәсьәләләр буенча төрле позицияләр булса да, төбәкара хезмәттәшлек безнең мөнәсәбәтләрне саклап калырга, бизнесны үстерергә, мәдәни һәм мәгариф багланышларын ныгытырга ярдәм итәчәк », - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның Саксония белән хезмәттәшлектә зур тәҗрибәсе бар. Берничә мәртәбә рәсми визитлар һәм бизнес делегацияләр визитлары оештырылган. Бүген Татарстан-Саксония эш төркеме эшләп килә. Татарстан делегацияләре Лейпциг ярминкәсе эшендә катнашалар. Түбәндәге юнәлешләр буенча элемтәләр ныгый: машина төзелеше, төзелеш комплексы, нефть химиясе, энергетика. Югары уку йортлары арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Германия – Россиянең, аерым алганда, Татарстан Республикасының да, стратегик партнеры. «Соңгы елларда үзара товар әйләнеше $2 миллиардка җитте. Безнең берничә эре уртак проектыбыз да күз алдында тотыла. Ышанам, Саксония белән Татарстан Республикасының потенциалы бик зур, без аны актив гамәлгә ашыра алачакбыз, - диде Татарстан Президенты. – Хакимият структураларының төп бурычларыннан берсе - бизнесны үстерү өчен яхшы климат булдыру».
Рөстәм Миңнеханов Саксония Премьер-министрына Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнәгать үсеше турында кыскача гына сөйләде. «Предприятиеләрне цифрлаштыру, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, җитештерүнең нәтиҗәлелеге өлкәсендә Сезнең ил, шул исәптән Саксония, зур тәҗрибәгә ия», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Германия белән төбәкара багланышларга бик уңай карый. «Без Россия киләчәк эш сәфәрегез барышында Сезне үзебезнең республикага чын күңелдән чакырабыз», - дип мөрәҗәгать итте ул Премьер-министрга.
Михаэль Кречмер Рөстәм Миңнехановка Дрезденга эш сәфәре өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, элегрәк Саксония вәкилләре Татарстанда булганнар инде һәм «республикага бик сокланганнар».
Премьер-министр шулай ук белдергәнчә, имзаланган килешү ике яклы мөнәсәбәтләрне сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәләшкәндә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, киләчәктә имзаланган килешү буенча «юл картасы» эшләү өчен эш төркемнәре билгеләргә планлаштырыла. «Бу безгә конкрет проектлар һәм аларны гамәлгә ашыру сроклары турында сөйләшергә мөмкинлек бирәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.